Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Юлларны ремонтлау дәвам итә

Утырышлар залында узган дүшәмбе киңәшмәсе "Юлчы" ҖЧҖ директоры Руслан Закировның район территориясендә башкарылган эшләргә отчет бирүеннән башланды.

Аның сүзләренә караганда район һәм бистәдә 5684 квадрат метр юлга чокырларны ямау эшләре башкарылган. Шулай ук 3600 квадрат метр таушалган юллар урынына яңасы җәелгән, 900 данә юл күрсәткечләре буялган. Һәр атна саен юл кырыйларыннан чүп-чар чыгарыла. Ике ай эчендә 140 куб метр күләмендә чүп чыгарылган. Аерым куркыныч урыннар дип табылган җирләрдә яңа 26 юл күрсәткечләре куелган, 36 сигнал баганалары урнаштырылган.

- Бүгенге көндә җәяүлеләр чыгу юлларын билгеләү һәм автобус тукталышларын буяу эшләре алып барыла, - диде Руслан Закиров.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев:
- Шушы атнада киңәшмә җыеп алдагы елларда кайсы участокларда капиталь ремонт уздырырга кирәклеген ачыкларга кирәк, - дип искәртте. Ә агымдагы елга Уба - Әбсәләм юлында капиталь ремонт эшләре көтелә диде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова агымдагы елда балаларның җәйге ялы турында мәгълүмат бирде. Район башлыгы йорт яны территорияләрендәге уен мәйданчыкларында балалар белән эш моментларын алдан дөрес итеп планлаштырырга кирәк, дип әйтте. Лагерьларны кабул итү дүшәмбе көнне узса, инде өченче июньнән мәктәп яны лагерьларының беренче сменалары эшли башлый.
Киңәшмәдә шулай ук инфраструктура үсеше бүлегенең начальник урынбасары Андрей Кондрашов йорт яны территорияләрендә эш башлануын да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев