Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы авылында яңа балалар мәйданчыгы файдалануга тапшырылды

Якшәмбе көнне Ютазы авылы мәктәп каршында тергезелгән яңа балалар мәйданчыгы файдалануга тапшырылды.

Башлангыч мәктәп бинасы каршында төзелгән заманча балалар мәйданчыгында иртәдән үк балаларның чыр-чу тавышлары яңгырады. Аларның йөзләрендә канәгатьлек хисе күрү нинди ата-ана өчен куаныч булмасын?! Шуу өчен тау, таганнар, зур итеп ясалган комда уйнау почмагы - болар барысы да кызлар һәм малайлар өчен!

Сүз алган Ютазы урта мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов әлеге мәйданчыкның Ютазы балаларына бик кирәк булуын билгеләп үтте: - Хәзер инде булганны саклап кына уйнарга кала. Безнең авылдагы кебек уен мәйданчыгының башка торак пунктларда да пәйда булсын.

Бу көнне ютазылылар өчен татар эстрадасының атказанган җырчысы Лилия Муллагалиева да бүләк ясады - үзенең иҗат төркеме белән ул авыл халкына иң матур җырларын яңгыратты, иң дәртле биюләрен башкарды. Казан артистлары белән бергә биергә һәм җырларга чыккан өлкәннәр сабыйлардан ким шатланмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев