Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы «Форпост»ы республикада иң яхшыларның берсе

«Форпост» үзәкләренең унбишенче юбилей республика слетында Ютазы районы форпостчылары халык саны 25 мең кеше исәпләнгән 14 район арасында икенче урынга чыкты.

Ютазы районы намусын слетта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Хаҗиев, полиция начальнигы урынбасары, подполковник Әнвәр Сәлимгәрәев, «Форпост" үзәге директоры Джанна Волкова, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең уку-укыту эшләре мөдире Наталья Хәмидуллина һәм Урыссу химия заводы хезмәткәре Рәис Садыйков яклады.

"Форпост" үзәге директоры Джанна Волковага диплом белән бергә Калашников автоматы алуга бүләк сертификаты тапшырылды. Мәгариф учреждениеләре буенча "Форпост" отрядлары командиры Наталья Хәмидуллина мәгариф министры Энгель Фәттахов имзалаган рәхмәт хаты, ә иң яхшы форпостчы Рәис Садыйков республика эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырган рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Безнең үзәк үзәкләрнең яңа директорларына тәҗрибә уртаклашу өчен тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, быел да шулай ук аның унынчы юбилей елы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев