Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы халкы, син хәтерлә, беркайчан да онытма

Бүген, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, район үзәгендә урнашкан Мемориал комплекста менә шундый шигарь астында зур бәйрәм чарасы узды.

Тантана колач җитмәслек илебез буйлап атлаучы Үлемсез полк йөреше белән башланды.

Яу кырында корбан булган бабалары, агалары фотосурәтләрен тотып, горур атлаган яшь буынны сугыш темасы кысаларында бизәлгән техника һәм хәрби гаскәрләр парады алмаштырды. Бәйрәмчә, аяз күк йөзенә, бик еракларга китеп таралаган хәрби марш астында

Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснулла Галимулла улы Галимуллин Җиңү әләмен мәйдан түренә алып чыкты.

Икенче Бөтендөнья сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, барлык райондашларны, кунакларны май аеның иң якты һәм кадерле бәйрәме белән Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. Ютазы районы халкын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән республиканың Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Руслан Габидуллин, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, сугыш чоры баласы Валентина Новикова котлады.

Сугыш кырында ятып калган, тыныч күк астында вафат булган фронтовиклар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Бөек Ватан сугышы каһарманнары батырлыгын үлемсез итеп тантаналы коралдан ату тавышы яңгырады. Инде 71 ел тыныч булган зәңгәр күккә ак күгәрченнән күтәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтле яшь буын вәкилләре кызыл кәнәферләр бүләк итте. Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов, җиде баласын сугыш кырыннан көтеп ала алмаган Җиһан Хафизова, барлык хатын-кызларның кайгысын үзенә сыйдырган "Хәсрәтле аналар" һәйкәлләре, Мәңгелек ут итәкләренә, Бөек Ватан сугышы кырында вафат булган якташларыбыз исемнәре уелып язылган Мемориал тактага районның барлык хезмәт коллективлары тере чәчәкләр һәм гирляндалар салды.

Җиңү бәйрәме үзәк балалар паркында дәвам итте. Кыр кухнясында тирә-якка тәмле исен таратып фронт боткасы пеште. Шунда ук район мәдәният йорты артистлары, сәнгать төркемнәре бәйрәм концертын җәелдерде. Бу вакытта район мәдәният йорты фойесында тантананың төп хуҗалары - чал чәчле ветераннар бәйрәм табыны артында очрашты. Фронт йөз граммын тоткан чал чәчле фронтовиклар хөрмәтенә бу көнне иң изге теләкләр, иң матур җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев