Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы каһарманнары Ирек Салихов белән күреште

Районның Бөек Ватан сугышы ветераннары кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов белән очрашты.

Хөснулла Галимулла ул Галимуллин, Вәлиәхмәт Шәйхелислам улы Шәйхелисламов, Камил Моталлап улы Кашапов, Миннебай Миннекәй улы Миннекәев, Зыя Кашап улы Юнысов, әлеге дәһшәтле еллардан соң 71нче яз килүгә карамастан, янәдән хәтерләре белән сугыш кырларына әйләнеп кайтты. Ирек Салихов фронт юлларында алар кылган батырлыклар белән соклануын һәм горурлануын белдерде. Дәүләт Советы депутаты карт солдатларның тормышлары, борчый торган проблемалары белән кызыксынды. Әлеге очрашуның якты истәлеге итеп ул район ветераннарына үзе оештырган "БлагоДарение" хәйрия фондыннан күчтәнәчләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев