Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы һәм Бәйрәкә авылларында полиция участковыйлары эш һәм тору урыннарын яңарттылар

Узган җомгада, 6 декабрьдә, Ютазы һәм Бәйрәкә авылларында полиция участок пунктларын һәм полиция участок уполномоченныйлары торакларын берләштергән административ торак комплексларын ачу тантанасы узды.

Әлеге тантаналы көндә яңа объектлардан ачкычларны полиция участок уполномоченныйлары Рәфис Гыйззәтуллинга (Ютазы) һәм Илсур Галимовка (Бәйрәкә) тапшырдылар. Социаль яктан әһәмиятле объектларны ачуга эчке эшләр министры урынбасары юстиция полковнигы Иван Китов килгән иде. Ул хезмәттәшләрен һәм авыл халкын әлеге вакыйга белән җылы тәбрикләде.
- Халыкның участковыйларга мөрәҗәгатьләре хокук бозулар сәбәпле түгел, аңлатмалар яки юридик мәгълүмат алу өчен генә булсын, - дип билгеләп үтте ул җыелучылар - әлеге авыллар халкы, җирлек башлыклары, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар алдында чыгышында. Объектларны оптималь срокларда төзегән һәм тапшырган өчен Китов Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының рәхмәт хатларын район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подоваловка, капиталь төзелеш идарәсе директоры Николай Левановка, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимовага һәм "Йолдыз" ҖЧҖ директоры Нәҗип Латыйповка тапшырды.
Объетлар ачылу уңаеннан тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов район башлыгы исеменнән республика президенты һәм барлык төзелештә катнашучылар адресына Ютазыда республика чараларына тергезелгән күркәм офис-торак комплексы өчен рәхмәт белдерде.
- Бүген кыска срокларда файдалануга объектлар тапшыру яңалык түгел, бу зур тупланганлык, барлык дәрәҗәләрдә хезмәттәшлек таләп итә. Әлеге объектлар Россия эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча начальнигы полиция полковнигы Атлас Сәмигуллинның турыдан-туры контролендә төзелде, - дип билгеләп үтте Подовалов, барысына да көйле эшләре өчен рәхмәт белдереп. Ул үз чиратында район башлыгының рәхмәт хатларын "Йолдыз" җәмгыятенең тәэминатчысы Фатыйх Гарифуллинга һәм шул ук җәмгыятьнең ташчысы Андрей Сотниковка тапшырды.
Бәйрәкә авылында шундый ук объектны төзү район бюджеты чараларына һәм шулай ук районның "Электросоединитель", Урыссу химия заводы, Алабакүл кирпеч заводы, "Волма-Абсалямово", Водоканал, Теплосервис, Урыссу җылылык челтәрләре, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе һәм "Бетон+" ҖЧҖ кебек сәнгать предприятиеләренең химаячелек-финанс һәм төзелеш материаллары белән ярдәме аркасында тормышка ашырылган. Объектны ачу тантанасында әлеге предприятиеләр адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Китов бәйрәкәлеләрне "гаиләләре" тулылану белән, ә полиция участок уполномоченные булган хезмәттәшен яңа эш һәм яшәү шартлары белән тәбрикләде. Югары һөнәрманлыклары һәм Бәйрәкә авылында полиция участок уполномоченные өчен административ-торак комплексын төзегәндә ирешкән производство уңышлары өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов капиталь төзелеш идарәсенең баш инженеры Илгизәр Асиловка һәм шул ук идарәнең күзәтчелек буенча инженеры Игорь Савельевка район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
Чарада бәйрәм кәефен район мәдәният йорты артистлары, "Ютазы йолдызлары" бию ансамбле, шулай ук "Алло-алло, участковый!" театральләштерелгән тамашасын күрсәткән Бәйрәкә мәктәбе тәрбияләнүчеләре тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев