Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы мөселманнары өчен Корбан гаете - иң зур бәйрәмнәрнең берсе

Корбан гаете көнендә мөселманнар, тәкбир-тәшрик әйтеп, Урыссу бистәсенең үзәк мәчетенә юнәлде.

Ибраһим пәйгамбәр заманыннан ук килгән йоланың әһәмияте турында һәр мөселман белә булыр. Гаетнең мөселманнарны якынайтырга тиеш булуы, бу көнне авыруларга, юксылларга, ятимнәргә өлеш чыгару зарурлыгы турында Татарстанның Көньяк -Көнчыгыш өлеше казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, имам-хатип Марат хәзрәт Мәрданшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, "Фәнис" мәдрәсәсе мөгаллиме Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин чыгышларында бәян ителде. Алар барысы да җыелучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, иминлек теләде. Ахырда барлык җыелган мөселманнар гает намазына басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X