Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районның 285 укучысы өчен мәктәп кыңгыравы бүген соңгы тапкыр шылтырады

Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыларны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга күп санлы кунаклар һәм әти-әниләр җыелды.

Мәктәп директоры Артур Иванов чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда сынатмауларын, киләчәктә үзләренә лаеклы һөнәр сайлауларын теләде. Тантана кунагы, район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова шәхси теләкләрен генә җиткереп калмады, ул республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның рәсми котлавын да укып узды. "Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәркем тормышында булган гүзәл вакыт. Бу - өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-теләкләрегез чынга ашсын," - дигән юллар бар иде телеграммада.

Урыссуның 3 санлы урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме һәрвакыттагыча сәхнәләштерелгән тамашага әверелде. Шулай да һәр укытучы чыгышында, балалар авызыннан яңгыраган шигырь юлларында һәм җырларда шатлык белән бергә сагыш һәм юксыну хисләре дә чагылды. Мәктәп директоры Лилия Таһирова, район вәкиле Елена Абдуллина, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Гыйлаҗева, чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче остазлары һәм башкалар чыгарылышчыларның тормыш дигән олы сынау алдында югалып калмауларын, аларның зур казанышларга ирешүләрен теләде. Туган мәктәпләрен югары үрләргә менгергән дәү абый һәм апаларына сынатмаска, алар нигез салган матур эшләрнең лаеклы дәвамчылары булырга вәгъдә итеп беренче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Күзләрендәге шатлыклы күз яшьләрен купшы чәчәк бәйләмнәре артына яшерергә тырышкан укытучы-ветераннар, лаеклы балалар үстергән өчен рәхмәтнең зурысына лаек булган ата-аналар - барысы да тантана үзәгендә булды.

Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары да бу иртәдә иң изге теләкләрне юлдаш итеп алды. Аларны шатлыклы да, шул ук вакытта ямансу да булган бәйрәм белән мәктәп директоры Алсу Галиева, район вәкиле Лилия Гәрәева, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, Тукай исемендәге җәмгыять директоры Әсгать Абдуллин тәбрик итте. Тиздән зур тормыш юлына аяк басачак укучыларга аларның нәни дуслары - беренче һәм дүртенче сыйныф укучылары үзләренең самими шигырьләре аша уңышлар теләде.

Урыссудагы 3 санлы мәктәптән фоторепортаж

Урыссу гимназиясенең мәктәптән фоторепортаж

Кече Урыссу мәктәбеннән фоторепортаж

Димтамак мәктәбеннән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев