Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районы башлыгы райондашларыбызны Россия көне белән тәбрик итте

12 июньдә билгеләнүче Россия көне - ул аерым дата. Ул гражданнар тынычлыгы һәм үзара килешеп яшәү бәйрәме, ирегебез һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык көне.

Без барыбыз да көчле Россия, аның чәчәк атуы өчен көрәшәбез. Безнең районда күп кенә милләт һәм конфессия, сәяси фирка вәкилләре тату яши. Һәм безнең барыбызны да бер нәрсә - тыныч күк астында, социаль гарантияләре булган ирекле хокукый дәүләттә яшәү теләге берләштерә. Россия уникаль тарихлы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган ил. Кадерле райондашлар, безнең һәрберебез дә хезмәткә мөнәсәбәте белән үз гаиләсенең, төбәгенең һәм тулаем иленең иминлеген арттырсын.
Барыгызны да Россия көне белән котлыйм! Бәхет, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев