Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районында меңгә якын бала файдалы ялга җәлеп ителәчәк

Җәйге ялга кадәр санаулы вакыт калып килә. Һәр бала сагынып көтеп алган озын каникул көннәрен файда белән уздыру өчен быел районда нинди чаралар күрелә соң?

- Алда торган җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында районда 12 мәктәп яны лагере, сигез хезмәт һәм ял лагере, Балалар сәнгать үзәгенең дүрт ял мәйданчыгы, "Дубравушка" балалар лагере һәм "Горизонт" чатыр лагере үз ишекләрен ачачак, - дип белдерде районның спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова.

Гадәттәгечә өч сменада эшләячәк "Дубравушка" лагеренда быел 220 бала ял итәр дип фаразлана. Зур популярлык казанган спорт сменасында самбачылар, җиңелатлетлар, футболчылар, чаңгычылар һәм баскетболчылар, соңгы арада өр-яңа баскетбол-волейбол һәм уен мәйданчыклары урнаштырылган лагерьда спорт белән генә шөгыльләнеп кенә калмыйча, тулы кыйммәтле ял да итә алсын өчен апрель ахырында район предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән аны сезонга әзерләү буенча киңәшмә узган.

- Торак пункттан читтә урнашкан объектларны эшкә әзерләгәндә, беренче чиратта, янгынга һәм террорчылыкка каршы чаралар күрү буенча чаралар күрелә. Өзлексез электр энергиясе, телефон элемтәсе, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, пищеблокны әзерләү, акарицидлы эшкәртү һәм дератизацион чаралар уздыру - көнүзәк эшләр. Янгын сагы хезмәте күрсәтмәсе нигезендә бүген ПАК-Стрелец системасы урнаштырыла, - дип сүзен дәвам итте Пройдакова.

Лагерьда эшләячәк кадрларга зур игътибар бирелә. Агымдагы елда педагог-оештыручы, ике тәрбияче читтән торып әйдаманчылар мәктәбендә укыган. Лагерь начальнигы, педагог-оештыручы, хуҗалык эшләре өчен җаваплы шәхес гражданлык оборонасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча укулар узган.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуга йөз тотучы мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларына 329 малай һәм кыз җәлеп ителәчәк. Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм инвалид балалар республика лагерьларында ял итәчәк. "Звездный десант" лагерена чакыру алачак балигъ булмаган балалар комиссиясендә учетта торучы үсмерләр анда башка төрле тормыш кыйммәтләренә өйрәнер дип өметләнәсе килә. Хезмәт сөюче яшь буын вәкилләренә эшкә урнашу мөмкинлеге дә тудырылачак - халык мәшгульлеге үзәге аша 150 яшүсмер иҗтимагый файдалы эшкә җәлеп ителер дип фаразлана. Бистәнең спорт, Тирәкләр һәм Гайдар исемендәге уен мәйданчыкларында, үзәк балалар паркында, Балалар сәнгать мәктәбе һәм чиркәү янындагы паркларда малайлар һәм кызлар өчен төрле-төрле спорт ярышлары, мәдәни-гаммәви чаралар оештырылачак.

Источник фото: https://vk.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X