Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районында миллионер җирлекләр саны икегә артты

Авыл җирлекләре арасында республика игълан иткән бәйгедә быел Димтамак һәм Урыссу авыл җирлекләре бер миллион сум грант отты.

Бәйге шартлары буенча акчалар бары тик авылларның инфраструктурасын камилләштерүгә генә сарыф ителергә тиешлеген күз уңында тотып, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев бер миллион сумга Димтамак авылының Яңа урамына асфальт юл салачакбыз, дип белдерсә, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резедә Мөхәммәтҗанова исә әлеге сумма хисабына быел капремонт кергән Иске Урыссу авылы мәдәният йортында һәм Какылы Күл авылында төзелгән клубта төзекләндерү эшләрен тәмамлауны алшарт итеп куябыз дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев