Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районында торак тапшыру буенча бурычлар үтәлгән

Районның 2013 елга торак төзелеше буенча республика куйган бурычы - 8 мең квадрат метр. Төзелеш һәм ремонт эшләренә 150 млн сум файдаланылган

Торак-коммуналь комплекс
Көтелгән нәтиҗә, билгеләнгән позицияләрнең үтәлүе үзен аклаган: район торак тапшыру буенча программаны тулы күләмендә башкарып чыкты, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Альберт Зарипов. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, программага шәхси торак төзелеше һәм күп фатирлы йортлар төзү керә. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын тормышка ашыру кысаларында Ютазы, Кәрәкәшле һәм Кече Урыссу авылларында шәхси йортлар төзү тәмамлануга якынлаша. Шундый ук төзелеш Бәйрәкә авылында башланган. Агымдагы ел ахырына кадәр Солнечный микрорайоны Фәнис Кәримов урамы буенча күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулай ук әлеге микрорайонда 30 фатирлы йорт төзү дә алып барыла: беренче кат төзелеп беткән инде. Солнечныйны 5,4 чакрым озынлыкта өлешчә газлаштыру башкарылган. Бер чакрымнан артык озынлыкта су чыгару системасы сузылган. Восточный, Юбилей һәм Кәримов урамнарындагы юлларга вак таш җәелгән. Яңа микрорайонда халык теләп төзелеш алып бара: бүгенге көндә 123 участок сатылган, алар тулысынча инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителгән. Ленин урамындагы 27 фатирлы йортка килгәндә, биредә түбә ябу эшләреннән тыш, инженер коммуникацияләре дә үткәрелә.
Агымдагы елда дәүләт торак фонды чараларына Ютазы авылында полиция участок уполномоченныйлары өчен йорт төзү тәмамлана, аның бер өлеше хезмәт бүлмәсе - терәк пункты булачак. Авыл биналарының берсен җирле бюджет акчасына реконструкцияләү хисабына шундый йорт Бәйрәкә авылында да каралган. Ике объект та ноябрь башында тапшырылачак. Моннан тыш, Бәйрәкәдә мәктәп биналарының берсен ашханә итеп үзгәртү тормышка ашырылган. Бу эшкә район 600 мең сум бүлеп биргән. Җирле бюджет хисабына Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасында җылыту системасын яңарту башкарылган. Димтамакта, үз эченә җирлек советын, почтаны, клубны, фельдшер-акушерлык пунктын һәм полиция терәк пунктын алган күп функцияле үзәк өчен элекке балалар бакчасы бинасы бирелгән. Бинаны реконструкцияләүгә район бюджетыннан 2,5 миллион сум бүленгән.
Мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт объектлары
"Авыл клублары" республика программасы кысаларында Әбсәләм авылында мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, программа төзелешне генә түгел, мөһим җиһазлар белән комплектлауны да күздә тота. Безнең район шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, аларга агымдагы һәм капиталь ремонт ясау республика программасын тормышка ашыруда да катнашты. Мәсәлән, ике амбулаториядә - Ютазы һәм Бәйрәкә табиблык амбулаторияләрендә капиталь ремонт үткәрелде: объектларны финанслау лимиты - 2 миллионышар сум. Җиде фельдшер-акушерлык пунктына ремонт үткәрелгән, аларның һәрберсенә 99 мең сум файдаланылган. Алабакүлдә һәм Алма-Атада модульле ФАПлар куелды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 45 мең урынлык Казан стадионын төзүдә актив катнашканы өчен районга ике спорт мәйданчыгы бүленгән, аларны Урыссу бистәсенең яңа микрорайонына һәм Кәрәкәшле авылына кую планлаштырыла. Мәйданчыклар өчен нигез әзер.
Чиста су
Район коммуналь инфраструктурасын үстерү үз эченә "2012-2015 елларга кадәр чорга һәм 2020 елга кадәр перспективага Татарстан Республикасы халкының су белән тәэмин ителешен яхшырту" озак вакытлы максатлы программасын ала. Әлеге программаны тормышка ашыру "Чиста су" федераль максатлы программасы кысаларында уза. Районда инде өченче ел халыкның су белән тәэмин ителешен һәм су үткәрүне яхшырту буенча чаралар тормышка ашырыла. Агымдагы елда, мәсәлән, 5 чакрым су үткәрү челтәре сузылган: Подгорныйда - 3 һәм Иске Урыссуда - 2 чакрым.
Капремонт
Район 2013 елда төзелешкә капитал салып кына калмыйча, күп фатирлы йортларны һәм мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга, төзекләндерүгә, экологиягә һәм башкаларга да акча сарыф итте. Шуны исегезгә төшерәбез, узып баручы елда капиталь ремонт программасына Урыссу бистәсендәге җиде күп фатирлы йорт керде. Муса Җәлил урамының 6б, 9 һәм 11 йортларында, Куйбышев урамы, 5, Ленин урамы, 2, Горький урамы, 3, Яшьләр тыкрыгы, 4 адресы буенча комплекслы ремонт үткәрелгән. Мәгариф учреждениеләренә - Урыссудагы 3 санлы мәктәпкә, Подгорный һәм Иске Урыссу мәктәпләренә капиталь ремонт уздыру барышында түбәләр, фасадлар, керү группалары, отмосткалар һәм инженер челтәрләре яңартылган.
Төзекләндерү
Район җитәкчелеге күркәм ишегаллары яшәүчеләрнең кәефләренә генә түгел, рухи үсешләренә дә тәэсир итүен исәпкә алып, ишегалларын төзекләндерү буенча эшне читтә калдырмый. Мәсәлән, 2013 елда йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә республика бүлеп биргән 20 миллион сум акча файдаланылган. Акчаның бер өлеше Жуков урамында тротуар салуга киткән. Горький, Ленин, Куйбышев, Урыссу, Пионер, Пушкин, шагыйрь Сирин, Киров, Муса Җәлил урамнарындагы йортлар ишегаллары күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Әмма Урыссу бистәсенең барлык күп фатирлы йортлары да агымдагы ел программасына кертелмәде. Әлеге эш киләсе елда дәвам итәчәк.
Район бюджеты акчасына Үзәк тыкрык һәм Урыссу урамы чатына капиталь ремонт үткәрелде. Финанс чаралары күләме 200 мең сум тәшкил иткән. Район предприятиеләре һәм юл хезмәте ярдәме белән Пушкин урамы буенча тротуар салынган. Тагын биредә яшелләндерү буенча җитди эш башкарылды: бары көзен генә дә 2 меңнән артык яшь үсенте утыртылды. "Халык сукмакларын" асфальтлауга 500 мең сум сарыф ителгән. Моннан тыш Урыссу бистәсе юлларының чокырларын ремонтлауга 1 миллион сумнан артык файдаланылган.
Шулай итеп, район узып баручы елда бүленгән республика лимитларын тулысынча файдаланды һәм республика акчаларын җәлеп итү буенча барлык шартларны үтәде. Сүз дә юк, теге яки бу программаларның тормышка ашырылуында районның үз чаралары һәм бюджеттан тыш акча файдаланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев