Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районының пенсия бүлеге яңа бинада кабул итә

Ютазы районында Россия Пенсия бүлеге гражданнарны яңа төзекләндерелгән бинада кабул итә башлады.

Бүлек, аның начальнигы Ильмира Абдуллина хәбәр итүенчә, җиде меңгә якын пенсионерга һәм бер меңгә якын пенсия иминиятләүчесенә хезмәт күрсәтә. Элек бүлек урнашкан бинаның гражданнарны, аеруча өлкән яшьтәгеләрне, кабул итү өчен мөһим шартлары булмый. Үткән атнада бүлек социаль яклау бүлеге бинасының капиталь ремонтланган уң ягына күчте. Бина сайлауда район җитәкчелеге һәм пенсия фондының Баулы идарәсе ярдәм иткән. Ремонт вакытында канализация сузу мәсьәләсе кискен торган, чөнки иске линия тузган булган. Финанс һәм техник мәсьәләләр кыска срокта хәл ителгәч, яңа линия сузылган.
Хәзер бүлек беренче катта һәм 324 квадрат метрда (элек 183 квадрат метр иде) урнашкан. Биредә халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен клиент хезмәте, эш белән тәэмин итүчеләрне һәм шәхси эшмәкәрләрне кабул итү өчен кабинкалар, килүчеләр өчен мәгълүмати стенд һәм балалар почмагы белән иркен көтү залы бар. Пенсияләр билгеләү һәм яңадан исәпләү буенча белгечләр бүлмәләре аерым урнашкан. Бүлекне яңа уңайлы җиһаз белән тәэмин итәсе калган, ул якын киләчәктә кайтарылачак. Залларның берсен конференцияләр залы итеп ясау планлаштырыла. Бүлектә шулай ук авыр хәрәкәтләнүче гражданнар өчен дә шартлар тудырылган. Баскычка "Уңайлы мохит" программасына тулысынча туры китереп пандус урнаштырылган. Инвалидлар өчен яраклаштырылган бәдрәф бүлмәсе бар.
Бүлеккә беренче тапкыр килүчеләр яңа офисны лаеклы бәяләде. Урыссудан Тәкъзимә Раянова сүзләре буенча, белгечләрнең үзләренең эш урыннары бераз кысан, әмма халыкка уңайлы булсын өчен барысы да эшләнгән. Бер ханым көтү залында килүчеләр өчен урындыклар булмавына гына зарланды. Әмма бу, бүлек начальнигы сүзләре буенча, вакыт эше генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев