Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы Сабан туе – Абдулино җирендә

Узган шимбәдә район делегациясе Абдулино шәһәрендә узган Оренбург өлкә Сабан туенда катнашты.

Район кунаклары милли "сабан бәйрәмен" тәэсирләндергеч итеп күрсәтте. Анда шулай ук Оренбург өлкәсе Хөкүмәтеннән һәм Закон чыгару җыеныннан дәрәҗәле кунаклар да булды. Мәйданга җыелучыларның җанлы кызыксынуын буралардан корылган - рус һәм татар стилендә төзелгән үзенчәлекле өйләр уятты. Кунаклар өчен корылган күркәм чатыр да барысының күңеленә хуш килде. Ә районда һәм аннан читтә танылган артистларыбызның һәм иҗат коллективларының чыгышлары кайнар алкышларга күмелде. Елмаю белән нурланган йөзләр, озак һәм дәррәү кул чабулар артистларыбызның югары башкару дәрәҗәсе һәм һөнәрманлыгы турында сөйләде. Кәефне күтәрә торган җыр-биюләрне, тематик композицияләрне балалар коллективлары һәм өлкән артистлар көчләрен һәм сәләтләрен йөз процентта күрсәтеп башкарды. Шуңа күрә Ютазы районы делегатлары адресына мактау сүзләре күп яңгырады. Әмма райондашларыбыз Абдулинога дан өчен түгел, ә республикабыздан читтә дә милләтара, шулай ук конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, милләтәшләребез үз телләрен һәм гореф- гадәтләрен онытмасыннар, саклап калсыннар өчен барды.
Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, аларга район башлыгының һәм Татарстан Президентының изге теләкләрен җиткерде, вице-губернатор - Оренбург өлкәсе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Павел Самсоновка - Казан Кремле турындагы китапны, Абдулино православие приходына - "Православная Казань" китабын, мәчеткә - шамаил һәм, әлбәттә инде, традицион чәкчәк һәм түбәтәйләр бүләк итте.
Кунакларны кабул итүче як, үз чиратында, югары дәрәҗәдә күрсәтелгән тамаша өчен рәхмәт сүзләрен кызганмады, алар эссе кояш кыздыруына да игътибар бирмичә, җырларны, куплетлардан иң әһәмиятле сүзләрне төшереп калдырудан курыккандай, тын да алмыйча тыңладылар. Ютазы районы делегациясенә исә милли традицияләрне саклауга өлеш керткән һәм татар мәдәниятенең өлкә бәйрәмендә катнашкан өчен Абдулино шәһәр округы дипломы тапшырдылар. Сабан туен тәмамлап, абдуллинолылар район башлыгы исеменә, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Президенты аппараты адресына эчтәлекле, күңелләргә дәрт өстәгән, тәэсирле бәйрәм өчен рәхмәт хатлары җибәрәчәкләрен әйттеләр.

Вакыйга урыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X