Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы транспортчыларында – яңа учредитель

Октябрь ахырыннан "Транспорт" җәмгыятенең учредителе - "ТатРДС" ҖЧҖ җитәкчесе Ленар Идрисов.

Район журналистлары белән үткәрелгән матбугат конференциясендә ул кыскача бүгенге көндә хәл ителгән мәсьәләләр һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Беренче чиратта, дип билгеләп үтте Идрисов, предприятиянең автобус паркын тулыландырырга мөмкин булды: бүгенге көндә өч ПАЗ сатып алынды, ел ахырына кадәр яңа "Фиат"лар алып кайтырга планлаштырабыз. Тулаем алганда, бөтен автобус паркы яңартылырга тиеш. Яңа учредитель белән эшләүче транспортчыларның бәхәссез җиңүе булып аларның Урыссу - Октябрьский - Урыссу пассажирлар рейслары хәрәкәтен тергезергә мөмкинлек табулары тора. Шуны искәртәбез, әлеге юнәлештәге маршрутларның киметелүе күптән түгел киң җәмәгатьчелек дулкынлануына сәбәп булды. Транспортчылар үз бурычларына салкын карашта гаепләнде. Әлеге маршрут хәрәкәтендәге өзеклекләр урыссулылар өчен чын күңелсезлек булды. Октябрьский шәһәре һәм Урыссу бистәсе арасында күптәннән нык элемтә урнашуы турында искәртеп тору кирәкми: әлеге ике торак пунктны аерып торган унбиш чакрым - шәһәрдәге уку йортларын сайлаган Урыссу бистәсе студентлары өчен дә, ике торак пунктта эшләүче предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчеләре өчен дә комачау түгел. Шунысы сөенечле, бүгенге көндә проблема хәл ителгән һәм бу иң әһәмиятлесе.
Якын киләчәктә шәһәрара Урыссу - Чаллы маршруты тергезеләчәк. Ул Октябрьский - Баулы - Бөгелмә - Әлмәт - Зәй шәһәрләре аша узачак, шулай ук заказлы маршрутлар ачу күздә тотыла. Учредитель сүзләре буенча, идеалда, әлбәттә, авыл җирлекләренә маршрутларны тергезү проблемасын хәл итәргә кирәк иде, әмма авыл халкы проблемасын чишкәнче, "риза" һәм "каршы"ларны исәпкә алу максатка ярашлы булыр. Әлбәттә инде, төзекләндерү буенча эшләр дә арткы планга күчмәячәк.
- Киләсе елның язында автовокзал территориясен асфальтлауга, аның эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлауга, көтү залын төзекләндерүгә керешербез, мөгаен биредә мини-кафе эшли башлар, дип уйлыйм, - ди Идрисов. - Безнең транспортта йөрүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатында күрше Октябрьский шәһәре автоюгычы белән килешү төзергә планлаштырабыз. Предприятие коллективына килгәндә, әлегә нинди дә булса кадрлар алыштыру күздә тотылмый. Киресенчә, яңа маршрутлар кертелү белән шоферлар таләп ителәчәк. Сорауны мәшгульлек үзәге аша хәл итәргә өметләнәбез, без анда инде заявкалар бирдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев