Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы укучыларына каникуллар чорында 11 хезмәт һәм ял лагерьлары ачылачак

Җәйге каникуллар чорында районда 11 мәктәп яны, шундый ук күләмдә хезмәт һәм ял лагерьлары ачу күздә тотыла.

Район мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, барлык лагерьлар да табигый-фәнни, гуманитар, экологик, спорт, туган якны өйрәнү, әхлаки, сәнгати, патриотик тәрбия бирү юнәлешләрендә эшләячәкләр. Моннан тыш, аларда сәламәтләндерү чаралары да узачак.

Урыссу бистәсендә оештырылачак мәктәп яны лагерьлары белән балалар иҗаты үзәге тыгыз хезмәттәшлек итәчәк. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм методистлары җәй дәвамында "Тирәкләр", "Гайдарка", балалар үзәк паркында, Урыссуның 4 санлы мәктәбе мәйданчыгында аерым программа буенча үз эшләрен алып барачаклар. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә район мәдәният йортында кызларга һәм малайларга нәфис фильм күрсәтеләчәк.

Санитар кагыйдә шартлары кысаларында балаларның санитар-эпидемиологик иминлеген кайгыртып, лагерьлар, ачылуга берничә көн кала, махсус комиссия белән кабул ителәчәк. Бөтен смена дәвамында балаларны, җиләк-җимеш, яшелчә, табигый соклар, камыр ашлары, ит һәм сөт продуктлары кертелеп, кайнар аш белән тәэмин итү планлаштырыла. Һәр смена "Кече Сабантуй" бәйрәме белән тәмамланачак.

Өр-яңадан медицина пункты белән бергә пищеблок төзелү сәбәпле, быел "Дубравушка" сәламәтләндерү лагеры балаларны 1 июльдә генә кабул итәчәк. Икенче смена спорт юнәлешендә эшләргә тиеш булса, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре оештырачак өченче сменада мәктәп олимпиадаларында уңыш яулаган сәләтле укучылар һәм балалар иҗат коллективлвры ял итәчәк, дип хәбәр итте яшьләр эше буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова. Шулай ук патриотик тәрбия бирү максатында "Горизонт" палата лагеры да үз эшен җәелдерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X