Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы ветераннарына – кадер һәм хөрмәт

Бүген сугыш һәм хезмәт ветераннары гомер бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте.

Бөек Ватан сугышы инвалиды Мансур Хөснулла улы Исмәгыйлевны 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ренат Вәдигуллин котлады. Хезмәт ветераны Мария Михайловна Тимошина үзенең 90 яшьлеге хөрмәтенә ихлас теләкләр кабул итеп алса, тыл хезмәтчәне Хатирә Миннеәхмәт кызы Гобәйдуллина исә үзенең 95 яшьлек юбилее уңаеннан кадер-хөрмәтнең зурысына лаек булды. Утны-суны кичкән чал чәчле якташларыбызны тормышларындагы истәлекле көн белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте.

Хатирә Миннеәхмәт кызы Гобәйдуллина өеннән фоторепортаж

Мансур Хөснулла улы Исмәгыйлев өеннән фоторепортаж

Мария Михайловна Тимошина өеннән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев