Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазыда төзекләндерелгәннән соң чишмә ачылды

Узган җомгада эш атнасы күңелле вакыйга белән тәмамланды - Ютазыда төзекләндерелгәннән соң чишмә ачылды.

Авылны узып без урау юллар белән урман ягына, кеше кулының игелекле гамәлләреннән берсен күрергә ашыктык. "Нарат чишмәсе" исемен алган бәллүр чишмә талгын гына челтерәп кунакларны сәламләде. Чишмә суы чынлап та йомшак, тәмле булып чыкты. Ютазы элеваторы директоры, район советы депутаты Гөлүсә Дәүләтшина сүзләре буенча, әлеге чишмә суының лаборатор анализы аның югары сыйфатлы булуын күрсәткән. Ул гына да түгел, лабораториядә аның шешәләргә тутырылып сатыла торган популяр суларның берсеннән сыйфатлырак булуын әйткәннәр. Ташлар белән уратып алынган улак буйлап агып төшкән су үз юлын дәвам итә. Аның янында күркәм беседка, аңа да сукмак салынган. Биредә чүп салу өчен зур булмаган контейнер куелган. Якында гына нарат, каен урманы, калкулыклар, кукуруз һәм арыш басулары... Ял өчен менә дигән урын! Иң мөһиме, юлчылар, ял итүчеләр тәртип сакласыннар - тирә-юньгә чүп ташламасыннар, яккан учакларын сүндерергә онытмасыннар, тир-юньдәге матурлыкны арттырсыннар. Әлеге фикер район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, авыл аксакалы Фатыйх хаҗи чыгышларында кызыл җеп булып сузылды.
Үзенең чыгышында Дәүләтшина җир куеныннан бәреп чыккан байлыкны төзекләндерү зарурлыгы күптән өлгергән булуын билгеләп үтте.
-Хатын-кызлар советының чишмәне төзекләндерү тәкъдиме уңаеннан мин үзебезнең предприятие эшчеләренә мөрәҗәгать иттем,- ди Гөлүсә Исмәгыйль кызы. - Барысы да идеяне хуплады һәм аны тормышка ашыруда актив катнаштылар. Нәтиҗәдә элеваторның баш инженеры җитәкчелегендәге хезмәт десанты биредә үз эшен башлады һәм кыска гына вакыт эчендә кызганыч хәлдә булган чишмәгә рух өрде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, киңәшләре белән чишмәләр төзекләндерүдә зур тәҗрибәсе булган крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Вафауллин ярдәм иттеләр. Шулай итеп, уртак көч һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу эшне башкарып чыктык.
Начар эшләнмәгән, дип әйтәсе генә кала. Ә "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле, үзешчән сәнгать артистлары бәйрәмдә катнашучыларның кәефен күтәрде. Менә купшы милли киемнәрдәге кызлар чишмәгә су алырга төшә. Алар бизәлгән чиләкләрдәге суны татып карау өчен җыелучыларга өләшә. Сокландыргыч бию хәрәкәтләре! "Мы сидели на берегу речки",- дип шул дәрәҗәдә илһамланып җырлады ки ютазылы Евгений Семенов, тыңлаучылар шунда ук гашыйк парларны күз алларына китергәннәрдер. Шаярышу, көлешү! Тормыш бу иртәдә бигрәк күңелле иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев