Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар Бөтенроссия “Россия чаңгы юлы” ярышында катнаштылар

Узган шимбә, 7 февральдә, районда яшәүчеләр Бөтенроссия "Россия чаңгы юлы" чаңгы ярышларында катнаштылар.

Ярышлар "Кымыз-Тау" чаңгы-прокат базасында үтте. Бирегә узышта катнашучылар - предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре коллективлары, шулай ук табигать кочагында ял итәргә яратучылар җыелган иде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, узышта катнашучыларны сәламләп, барлык дәрәҗәдәге ярышларда Ютазы чаңгычыларының югары нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Ул район чаңгычыларын ярышларга әзерләү өчен уңайлы шартлар булдыру максатында быел Кымыз-Тауда яктыртылган чаңгы юлы төзү планлаштырылуын, ә киләсе елда "Дубравушка" чаңгы юлы яктыртылуы күздә тотылуын ассызыклады.

Ярышлар хөкемдары Ринат Файсханов, чаңгыда узышу тәртибен һәм таләпләрен җиткереп, чаңгычыларга старт игълан итте. Чаңгы юлына беренчеләрдән булып VIP-узышта катнашучылар басты. Алар ике чакрымлык дистанцияне яуларга тиеш булды. Эстафета узышында ике ир-егеттән һәм бер хатын-кыздан торган хезмәт коллективлары командасы эстафета узышында катнаштылар. Ягъни чаңгыда ике чакрымны узган һәр катнашучы эстафетаны иптәшенә тапшырырга тиеш иде. Һәркемнең җитезлегенә тулаем команда нәтиҗәсе бәйле булды, шуңа күрә җанатарлар көрткә бата-бата җил белән ярышып финишка якынлашучы чаңгычыларга көч-куәт биреп торды. Ярыш нәтиҗәләре исә түбәндәгечә.

VIP-узыш (ир-егетләр): беренче урынны Ильмир Латыйпов яулады (Димтамак мәктәбе), икенче - Радик Гайнетдинов (район кулланучылар берләшмәсе), өченче - Марат Гыйльметдинов (Урыссу үзәк район хастаханәсе).

VIP-узыш (хатын-кызлар): беренче урынны Зөлфия Батырова яулады (Әпсәләм комбинаты), икенче - Ильвира Сәгъдиева (Урыссудагы ... санлы мәктәп), өченче - Елена Жук (Урыссу ГРЭСы).

Предприятиеләр: беренче урында - район кулланучылар берләшмәсе, икенче - Урыссу ГРЭСы, өченче - Урыссу химия заводы.

Авыл җирлекләре: беренче урын Ютазы җирлегендә, икенче - Бәйрәкәтамак авыл җирлеге, өченче - Каразирек.

Урта белем бирү мәктәпләре: беренче урын Ютазы мәктәбендә, икенче - Иске Урыссу, өченче - Каразирек.

Гомуми белем бирү мәктәпләре: беренче урында - Подгорный мәктәбе, икенче - Акбаш, өченче - Димтамак.

Гомумкоманда зачетында иң яхшы нәтижәләрне Ютазы авыл җирлеге командасы күрсәтте, ул беренче урынга лаек булды, Ютазы мәктәбе якташларыннан беразга калышып, икенче урынны яулады һәм мактаулы өченче урынга район кулланучылар берләшмәсе командасы чыкты.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев