Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү быел Россиянең көнбатыш чикләрендә барган, барысына да таныш фаҗигале вакыйгалар фонында аеруча символик төсмер алды. Аларда турыдан-туры булмаса да, әмма Украина качакларын кабул итеп һәм аларга булышып, ютазылылар да катнашты.

Биниһая зур ватаныбызның халыклары берләшүе көненә багышланган традицион митингның һәр катнашучысы бүген аның мәгънәсен акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә аңлады. Үзенең чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үтүенчә, безнең күп милләтле һәм күп конфессияле илебез өчен иң катлаулы чорларда дошман аны бүлгәләү һәм басып алу планнарын кора башлый. Без хәзер шундый вакыйгалар шаһиты. Безнең район күпмедер мәгънәдә илебез структурасы чагылышы булып тора. Кайчандыр зур төзелешләр барган шәһәрләргә һәм бистәләргә, шулай ук безнең Урыссуга да, илебезнең төрле почмакларыннан кешеләр килеп туплана. Бары тик зур булмаган Болын урамында гына да егерме ике милләт кешесе яшәгән. Һәм әлеге фонда аларның барысының да традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтү әһәмиятле, бу кешеләр арасында мөнәсәбәтне ныгыта һәм, нәтиҗә буларак, үз куркынычсызлыгыңны арттыра. Бу шулай ук тулаем илгә дә кагыла - нык, бердәм дәүләт, әлеге бәйрәм көне нигезенә яткан гаугалы вакыт һәм соңрак булган вакыйгалар чоры тарихы күрсәтүенчә, интервентларга отпор бирергә, ирекле һәм бәйсез булырга сәләтле. Митингта катнашучыларны шулай ук районның иҗтимагый советы рәисе Римма Муллагалиева, профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Валентина Орехова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Ютазы районыннан яшьләр оешмасы вәкиле, Димтамак авыл җирлеге депутаты Илкам Дәүләтов котлады. Зур һәм кече ватанга үз җырларын район артистлары һәм ветераннар хорында җырлаучылар багышлады.

Ә якында гына җәелдерелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә шәхси аграрчыларыбыз азык-төлек продукциясенең киң сайланышын тәкъдим итте. Гадәттәгечә, иткә зур ихтыяҗ булуы күзәтелде, сыер ите генә түгел, күркә ите, субпродуктлар бар иде. Урыссулылар шулай ук терлек һәм йорт кошлары өчен азык, утын сатып алу, кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйлану мөмкинлегенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев