Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар, Халыклар бердәмлеге көнендә, илгә дан җырладылар

Халыклар бердәмлеге көнендә иртә белән "Энергия" стадионы алдындагы мәйданга халык агылды - яшенең дә картының да карашлары гадәти булмаган тамаша көтеп, сәхнәгә төбәлде.

Үз чыгышларына әзерләнгән балаларның көлүләре һәм чыр-чуы - тормышның барлык чагылышларында да гүзәл булуын исбатлады. Яраткан ансамблебез - "Ютазы йолдызлары" үз осталыгын тулысы белән күрсәтте. Элекке Советлар Союзының күпмилләтле халыклары биюләрендә чагылган фольклорның иҗади интерпретациясе тамашачыларның дәррәү кул чабуына сәбәп булды. Лезгинка, татар, рус, белорус һәм башка халыклар биюләрен бәйрәмгә җыелучылар кайнар алкышларга күмде. Октябрьский шәһәреннән килгән кунаклар - казаклар хорының халык сәхнә вокалы төрле тавыштан хәбәр итте: яшәү шатлыгын, юмор хисен, мәхәббәтне әле беркем дә гамәлдән чыгармаган.
Чарада катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев җыелучылар алдындагы чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
- Әлеге көзге бәйрәм - Октябрь революциясе көне нигезендә хезмәт ияләренең демонстрацияләре ятуы күпләребезнең хәтерендә булыр. Соңыннан, ул дәвернең идеологиясе юкка чыгу белән, бәйрәм - Бердәмлек һәм татулык көненә үзгәртелде. Бүген без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Баштагы датада гади булмаган идеологик сәбәпләр ятуына карамастан, ил һәм кешеләр тарихында аның әһәмиятен кире кагу кыен. Урыссу, тулаем район - Татарстанның һәм күпмилләтле дәүләт булган Россиянең кечкенә бер өлеше - сынауларның иң авыр көннәрендә дә милләтара, конфессияара низаглардан ерак торды. Киресенчә, күп милләт вәкилләренең бердәмлеге һәм тынычлыкта яшәве илнең көчен һәм куәтен исбатлады. Тормыш мәгънәсе, асылы - бердәмлектә һәм килешеп яшәүдә. Киресенчә булуында безне берни дә инандыра алмаячак.
Бәйрәм чарасы программасында шулай ук балалар өчен спорт ярышлары һәм хәрәкәтле уеннар бар иде, көзге ярминкә үз товарлары белән сатып алучыларны сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X