Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар Ленинның туган көнен билгеләп үттеләр

22 апрель көнне район мәдәният йорты каршында, Владимир Ильич Ленин һәйкәле янында бөек пролетариатның туган көне билгеләп үтелде.

Митингка җыелган Урыссу бистәсе мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре каршында чыгыш тоткан район мәдәният йорты директоры Марат Исмәгыйлев, бөек держава булган Россия тормышына кискен үзгәреш керткән, узган гасырда Бөек Октябрь инкыйлабының башында торган, кешелекнең мәдәниятен һәм белемен күтәрүгә, фән һәм техника, әдәбият һәм сәнгать дөньясын үстерүгә зур өлеш керткән Ленинга быел 144 яшь тулган булыр иде, дип сөйләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, Коммунистлар Партиясенең җирле бүлек рәисе Валентина Шмуровец узган гасыр буыннары өчен ил һәм дөнья тормышында барган вакыйгаларның күпчелеге Ленин исеме белән бәйле булуын, Ленин исеме астында кешелекнең якты киләчәк төзүен билгеләп үттеләр. Чыгыш ясаучылар бүгенге яшь буынны әлеге исемне, әлеге шәхес белән бәйле булган тарихны белергә һәм онытмаска чакырдылар. Бөек пролетариат һәйкәле итәгенә кызыл канәферләр ятты.

Сүз уңаеннан. Озак еллар дәвамында истәлекле урыннарның берсе булып басып торучы Владимир Ильич Ленин һәйкәленә ремонт таләп ителүен иҗтимагый оешма вәкилләре күп тапкырлар күтәреп чыксалар да, кызганычка бу сорау әле дә булса ачык кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X