Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар проблемаларны депутат белән хәл итү өчен очраштылар

Күптән түгел Урыссудагы 2 санлы мәктәптә 6 санлы Яшьләр сайлау округы депутаты, район башлыгы Рөстәм Нуриев округта яшәүчеләр белән көн кадагындагы проблемаларны тикшерү һәм хәл итү өчен очрашты.

Халык тарафыннан сайланылучы һәм сайлаучылар диалогы конструктив юнәлештә барды. Нуриев башкарылган эшләргә җентекле тукталып, алдагы эшчәнлекнең ориентирларын билгеләде. Аерым алганда, ул Урыссу бистәсендәге Пушкин урамын төзекләндерү буенча эш күләменең зурлыгын билгеләп үтте. Тротуарларны яңарту, газон туфрагын алыштыру һәм анда үлән чәчү, 230 яшь миләш үсентесе утырту - бу эшләрнең барысы да бюджет чаралары җәлеп итмичә эшләнгән: ярдәмне районның сәнәгать предприятиеләре күрсәткән.
Үз чиратларында яшәүчеләр үз тормышларындагы әһәмиятле проблемаларны күтәрделәр, аларга анык җаваплар яңгырады.
- Фарвин сәүдә үзәге каршындагы нигез чокырына кагылган субайлар кайчан үз билгеләнешендә файдаланылачак? Аны халык чүп чокырына әверелдерде.
- Бу Дәүләт торак фонды территориясе. Кызганыч, нәкъ менә шуның өчен биредә сквер ясау фикере тормышка аша алмый.
- Пушкин урамының 46 санлы йортының түбәсеннән су ага.
- Әлеге йорт түбәсен ремонтлау киләсе елда күздә тотыла.
- Шагыйрь Сирин урамында тротуар кирәк.
- Мондый сорауларны хәл итү өчен диодлы урам яктырткычларын кую аркасында экономияләнгән акча файдаланылачак.
Очрашу барышында шулай ук тормыш тәэмин итүнең башка сораулары да тикшерелде. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова бистәнең күзгә күренеп үзгәрүен, аның төзекләнүен билгеләп үтте, җыелучылар игътибарын позитивны да күрә белергә өйрәнергә кирәклегенә юнәлтте. Ахырда барысы да бер фикер белән килеште: депутатлар һәм халыкның үзара бәйләнештә эшләве, конструктив диалог аша гына озак чишелмәгән проблемаларны урыныннан кузгатырга һәм чишәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев