Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашты

Узган атна ахырында, 15 апрельдә, район мәдәният йортында, VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү кысаларында, сайлаучылар кандидатлар белән очрашты.

Республика территориясендә алдан тавыш бирүне уздыру буенча Татарстан региональ оештыру комитеты вәкиле Хәлил Гыйниятов ютазылыларны сәламләп, 22 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне узачагын хәбәр итте.

- Бу көнне республиканың барлык сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен үз участокларына килә ала, - дип билгеләп узды ул. - Республикада 560 участок эшләячәк, аларның адресын pg.er.ru алдан тавыш бирү сайтында табарга мөмкин. Бюллетень алган сайлаучылар "Бердәм Россия" партиясеннән һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар исемлегендә күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирә ала. Сайлаучылар берьюлы берничә кандидатка тавыш бирәлә. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2016 елның 18 сентябрендә узачак Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге төзеләчәк.

Теләсә кайсы сайлау кампаниясендә алдан тавыш бирү "Бердәм Россия" өчен гадәти этапка әверелеп бара. Шул рәвешле партия халык ышаныч белдергән иң яхшы кандидатларын ачыкларга тырыша, дип ассызыклады Гыйниятов. Бүгенге көнгә Татарстан региональ оештыру комитетына документларын тапшырган 84 кеше арасыннан 64е "Бердәм Россия" партиясе исеменнән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат сыйфатында алдан тавыш бирүдә катнашу өчен теркәлгән.

Быел, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлап, без сайлау кампаниясенең өч еллык циклына нокта куячакбыз, дип үз чыгышында билгеләп узды район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлеге секретаре Рөстәм Нуриев.

- Без, хөрмәтле бердәмроссиялеләр, уңай нәтиҗәгә ирешү өчен бердәм булырга һәм үз көчебезне активлаштырырга тиеш, чөнки һәр сәяси кампания үз кандидатларын уздыру өчен бөтен тырышлыгын куячак, - дип басым ясады ул. - Илне тотрыклы үстерү, халык мәнфәгатьләрен яклау - партия, республика һәм тулаем ил җитәкчелегенең төп бурычы. Без бергәләп дистәләгән проектларны гамәлгә ашырабыз. Республика программалары бәрабәренә мәктәпләргә, балалар бакчаларына, күп фатирлы йортларга капремонт ясыйбыз, тораклар, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният учреждениеләре, спорт мәйданчыклары төзибез, парк һәм скверларны яңартабыз. "Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлегенең төп юнәлеше - район предприятиеләре, учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар белән бергә һәр чарага иҗади якын килү. 2016 елда да безнең алда катлаулы, әмма без үти алырдай бурычлар тора.

Ютазы районы сайлаучылары белән очрашуга өч кандидат - "Стройкомплекс" җәмгыяте диреторы ярдәмчесе Фәрит Асадуллин, "Татнефтедор" җәмгыятенең диспетчер хезмәте технигы Рамил Исхаков һәм алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, оборона буенча комитет әгъзасы Ринат Хәйров килде. Сайлаучыларын үзләренең сайлау алды программасы белән таныштыру өчен аларның һәрберсенә бертөсле вакыт бирелде.

Асадуллин үз чыгышында халыкның игътибарын хатын-кызларның декрет отпускларын озынайту, авыл җирлеге башлыкларының проблемаларына йөз белән борылу мөһимлегенә җәлеп итте.

- Җирлек башлыклары торак пунктларны төзекләндерү, халыкның яшәү рәвешен яхшырту буенча чикләнмәгән вәкаләтләргә ия. Тик... Әлеге хокуклар финанс белән ныгытылмаган - һәр сорауны чишү акчага кайтып кала. Шуңа күрә бу мәсьәләне Мәскәү дәрәҗәсендә күтәрергә вактыт җитте, дип уйлыйм.

Рамил Исхаков авыл хуҗалыгы тауары җитештерүчеләргә хас проблемаларга тукталды:

- Бөртекне сатып алу бәясен дәүләт чәчү кампаниясе башланганчы ук билгеләргә тиеш. Бу аграрчыларга киләчәкне дөрес һәм гадел бәяләү мөмкинлеге тудырачак. Авыл хуҗалыгы коллективларына бирелә торган кредит ставкаларын яңадан карау таләп ителә, чөнки керемнең күпчелек өлеше банк процентларын каплауга сарыф ителә. Һәм инде, табигый ки, продукцияне бәяләр белән уйнаучы арадашчыларсыз, "кырдан - сатып алучыга" принципларыннан чыгып сату - зур әһәмияткә ия фактор.

Ике кызының берсенә әле ике генә яшь булган Исхаков балаларга бирелә торган социаль пособиеләрнең бик түбән булуын ассызыклады. Ришвәтчелек белән көрәшнең нәтиҗәлелеген ул халык белән кулга-кул тотынып эшләүдә күрә.

Чыгышларны Ринат Хәйров йомгаклады. Ул депутатлык эшендә туплаган белем һәм тәҗрибәне, әлбәттә, бәяләү кыен: алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты оборона буенча комитет составына керә, Россиянең чит ил дәүләтләре белән хәрби-техник хезмәттәшлек сораулары буенча подкомитетны җитәкли. Хәйровның депутатлык эшендәге төп юнәлешләре - Татарстан һәм Россиянең оборона предприятиеләрен финанслау сорауларын чишү, хәрби хезмәткәрләрне социаль статус һәм закончалыклы хокуклар белән тәэмин итү, салым, торак һәм шәһәр төзелешен үстерү. Ринат Хәйров 65 федераль законны эшкәртүдә турыдан-туры катнашкан һәм ул һәр кеше җәмгыятькә файдалы булырга тиеш дип саный.

- Дәүләт Думасы депутаты буларак эшемнең төп миссиясе - республика мәнфәгатьләре сагында тору һәм аны кайгырту, - дип билгеләп узды ул. - Тулаем алганда, ватандашларыма файда китерәсем килә. Гади кеше тормышын яхшырак итү өчен теләгем дә, тәҗрибәм дә җитәрлек.

Ул залдан яңгыраган сорауларга җавап тотты. Депутат адресына, асылда, кризис шартларында, әйләнештә акча кытлыгы булып та, эшләргә мәҗбүр булган кече бизнеска ярдәм кулы сузу мөһимлеге турындагы сораулар яңгырады. Штраф санкцияләрен кичектерү, түләүләрне өлешләргә бүлү - менә шундый гамәлләр милекнең кече формасына ия предприятиеләргә бер дигән ярдәм булыр иде.

Шулай ук Хәйровка үз илебез продукциясен үстерүгә хас сорау бирелде: нефтьтән тыш, Россия экспортка тагын нәрсә тәкъдим итә ала? Бүген илдә, шул исәптән Татарстанда нефть эшкәртү сәнәгатен үстерү буенча җитди чаралар күрелә, диде Хәйров. Ул титанга зур хаҗәт булуын, ә калийлы ашламаның дөньякүләм базарда 35 процент алып торуын хәбәр итте.

Әлеге очрашудан соң, урамда очраган беренче кешедән сентябрь аенда, берьюлы майда булачак алдан тавыш бирүдә катнашачаксызмы дип сорадым.

- Көзен сайлаулар булачагыннан хәбәрдар идем. Хәзер инде майда да безне сәяси вакыйга көтүен белдем, - дип елмая үзен Рәсим дип таныткан әңгәмәдәшем. - Сайлау участогына хатын белән бармый калганыбыз юк. Без районда барган күләмле эшләрне күреп һәм тоеп яшибез. Өстәвенә, башкарылган чараларны чагыштырып карау мөмкинлегебез дә бар - башка торак пунктларда яшәүче туганнарга баргалап торабыз. Һәм, әйтергә кирәк, кайбер күренешләр безне хәйран калдыра. Моннан әлләни ерак булмаган шәһәрләрнең берсендә карны гомумән чистартмыйлар кебек тоелды - юлларда барлыкка килгән тирән колеялар машина белән идарә итүне күпкә катлауландырды. Ә безнең районда, аеруча соңгы елларда, таң атканчы ук юлларда кар чистарту техникасы эшли башлый. Җитәкчелеккә һәм депутатларга ышанмаска сәбәп күрмим. Шул ук вакытта тагын да яхшырак яшисе килә.

- Мин сезне залда күрдем. Кандидатлар белән очрашу сездә нинди тәэсир калдырды? - дип мөрәҗәгать иттем урта яшьләрдәге ханымга.

- Нинди тәэсирләрме? Тормыш дәвам итә һәм ул иртәгә кичәгегә караганда тагын да яхшырак булачак. Менә минем кулымда "Кандидат программасына минем тәкъдимнәрем" дигән бите булган буклет...

- Әллә тәкъдимнәрегез бармы?

- Әйе. Илебез, шул исәптән республикабыз үсә, ныгый. Сәясәтчеләрнең игътибарын сан ягыннан бер дә кимеми торган бомжлар, хәерчеләр, башка асоциаль шәхесләр проблемасына җәлеп итәр идем...

- Сез нәрсә тәкъдим итәсез соң?

- Прогрессив салым кертү хисабына аларны дәвалау, сихәтләндерү, хак юлга бастыру кебек чараларны...

- Сез алдан тавыш бирү фикеренә карата нинди уйда торасыз, гомумән, 22 майда алдан тавыш бирүдә катнашачаксызмы?

- Партия эчендә алдан тавыш бирүне мин Татарстаныбызны федераль дәрәҗәдә лаеклы яклап чыгардай, кыю рәвештә сүз катардай бердәмроссиялене сайлау дип күз алдыма китерәм. Мондый очрашуларда без, сайлаучылар, тыңлыйбыз, карыйбыз, үзебез өчен анык карарлар кабул итәбез.

Сүз уңаеннан

"Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлегендә 1200 артык кеше исәпләнә, районда 32 башлангыч оешма эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев