Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар, сез язгы ташуга әзерме?

Агымдагы кыш карга саран булмады. Март аенда һава торышы кинәт җылыта калса, инеш-елгаларда су күтәрелүгә бөтен шартлар бар. Ә бу исә янәдән торак пунктларның, шул исәптән йорт җирләрнең ташудан зыян күрүенә сәбәп булачак.

Азат Мәхмүтов, Иске Урыссу авылы яшәүчесе:

- Соңгы дүрт елны безнең бөтен участок су астында кала. Ә ул исә 26 сотыйны тәшкил итә. Матди зыян, әлбәттә, бик зур, рухи зыян турында әйтеп тә тормыйм. Федераль бюджеттан бер тапкыр 48 мең сум ярдәм күрсәтелде. 2012 елда авыл җирлеге юан ике торба бүлеп бирде, аларны юлга аркылы салдык һәм су төшәр алдыннан кардан, боздан арындырабыз. Элекке җирлек башлыгы Илшат Мәрданов инеш юлын тирәнәйтүдә, агачларны, куакларны кисеп түгүдә зур көч куйды. 2013 елда район бер йөк тозлы ком белән булышты, ул күпер төбенә сибелде. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә күпер белән боз арасын нибары 20 сантиметр ара аера. Хәзердән үк торбаларны, күпер төбен кардан чистартуга әзер торабыз, район янәдән тозлы ком белән ярдәм итәргә вәгъдә итте. Шәхси хәзерлеккә килгәндә, малларны күтәртүгә махсус аскуймалар ясадык, терлек азыгы, шул исәптән, бөртек чыланмасын өчен дә чаралар күрдек.

Илгиз Миңнеханов, Акбаш авыл җирлеге башлыгы:

- 2011 елның ташуы Тукай, 1 Май урамнарының бер өлешенә, Яшел урамга тулаем диярлек зыян китерде. Нәтиҗәдә алтмышка якын ихата су астында калды. Шул очрактан соң Акбаш инеше ярына дамба өелде, су юлында калучы йортлар саны бермә-бер кимеде. Шулай да ташу төшү куркынычы янаса, без кул кушырып утырмаячакбыз.

Резида Ибраһимова, Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы:

- Безнең авыл, иң әүвәл, Ык елгасы күтәрелүдән зыян күрсә,

тулып ташучы күлләрнең тирә-юньдә күп булуы да вәзгыятьне катлауландыра. Дөресен генә әйткәндә, без табигатьнең бу көче алдында көчсез. 2013 елда язгы ташу суы 73 ихатаны басты. Аларда яшәүче 151 кеше арасында балалар, инвалидлар да бар иде. Берсе дә үз йорт-җирен калдырырга риза булмады, шунысы шөкер, авылдашларның сәламәтлегенә, мал-туар сакланышына зыян килмәде. Мондый очракта бердәнбер ярдәм - ул шәхси милекне иминиятләү. Һәм шушы адымга барган әбсәләмлеләр иминият акчасы алдылар да. Быел да, иртә яз көтелә дигән фаразлар акланса, су басу ихтималы бик зур.

Марс Ямалиев, Димтамак авыл җирлеге башлыгы:

- Безнең җирлектәге Яссытугай авылы язгы ташудан елның-елында зыян күрүче торак пункт. Бюджет учреждениеләреннән мәдәният йорты бүген яраксыз хәлгә җитеп килә. Аңа капиталь ремонт таләп ителә. Тукай урамының бик күп ихаталарына ташу керә, каралтыларны, базларны су баса, йорт сайгакларының су белән капланган очраклары да бар. Мондый күңелсезлекләрне аз булса да киметү өчен авыл уртасыннан агучы Ютазы инеше юлын үзгәртү, нигездә, турайту таләп ителә. Һәм бу эшкә бер җирлекнең генә көче җитми.

Роза Камалиева, Яссытугай авылы яшәүчесе:

- Язгы ташудан соңгы елларда аеруча нык каза күрәбез. Моңа күрше авыллардагы буа суларының инешкә кушылуы да сәбәп булып тора, дип уйлыйбыз. 2012 елда су өйнең идәне өстенә кадәр күтәрелде, сарыклар үлде, терлек азыгына зыян килде. Даими су астында калучы бәрәңге җиренең ашын саклар өчен ел саен тирес чыгарабыз. Быел да, мөгаен, җиңелләрдән булмас, шуңа күрә йорт-җирне иминиятләргә кирәк дигән карарга килдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев