Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар - Татарстан бердәмлеге, ил бердәмлеге өчен

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе өчен үз тавышларын ютазылыларның 91,10 проценты биргән, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ирек Салиховны райондашларыбызның 87,15 проценты сайлаган.

Бердәмроссиялеләрнең җиңүе - татарстанлыларның сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең башында торган Президент Рөстәм Миңнехановка, шулай ук һөнәрманнарның тупланган командасына карата югары ышанычы һәм ихтирамы нәтиҗәсе. Республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсеше, аның федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә танылган абруе республика Президенты һәм Хөкүмәте курсының дөреслеген исбатлый. Республикада кешеләр тормышы сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән 27 социаль прогамма томышка ашырыла һәм гамәлдә аларның һәрберсе безнең районда тормышка ашырыла. Күп фатирлы йортларга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт, йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм ремонтлау, юллар һәм йортлар төзү, авыл халкын сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, авылларда һәм район үзәгендә спорт мәйданчыклары төзү - әлеге һәм башка күп кенә масштаблы проектлар республиканың финанс ярдәме, акчаны рациональ файдалану аркасында тормышка ашырыла. Җыеннар, район җитәкчелегенең иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашулары вакытында халык фикерләре безнең район кешеләренең башкарылган эшләр белән канәгать калулары турында сөйли, чөнки алар теге яки бу дәрәҗәдә һәр йортта, һәр гаиләдә чагылыш таба. Республикадагы иҗади кәеф, милләтара тынычлыкны һәм конфессияара килешеп яшәүне саклауга омтылыш район кешеләре кәефендә чагылмый калуы мөмкин түгел. Бу лидер төбәкләрнең берсе булган Татарстанда яшәвең белән горурлану хисләре уятмый калмый.

Күптән түгел уздырылган халык җыеннары барышында буклет-юлламаларда җиткерелгән үз шәһәреңне һәм авылыңны үстерү буенча тәкъдимнәрнең күпчелеге партиянең яңа программасы нигезенә ятты, ә күп кенә наказлар буенча хәзердән үк инде җирле һәм республика власть органнарының карарлары кабул ителде. Боларның барысы да кешеләрнең бердәм гамәлләргә әзер булулары, хакимият белән диалогка ышанулары, аларның фикере, тавышы Татарстанның үсешенә тәэсир итүче әһәмиятле фактор булуы турында сөйли.

- Мин Воронеж өлкәсендә төзүче булып эшлим һәм Россиянең башка төбәкләре тормышы белән яхшы танышмын, - дип сөйли урыссулы Рәшит Әхмәдиев. - Өйгә кайту юлында төрле шәһәрләр һәм авыллар аша узам, алар бер дә мактанырлык түгел. Бездә якын чит илдән күп кенә милләт вәкилләре эшли. Украинадагы соңгы вакыйгалар кешеләр арасында татулыкның, дөньядагы тынычлыкның тотрыксыз булуын күрсәтә. Гади кешеләрнең дә хакимият билгеләгән курска бәйле булуын аңлыйсың. Татарстанда исә сәяси бурычларны дипломатия юлы белән хәл итү, социаль мәсьәләләрне конструктив чишү канәгатьлек хисе тудырмыйча кала алмый.

Шуны искәртәбез, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең беренче мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" 84,24 процент тавыш җыйган һәм партия исемлекләре буенча ТР Парламентында 47 мандат алачак. Моннан тыш, әлеге партия 36 бер мандатлы округта җиңгән, нәтиҗәдә аның 83 мандаты була. "Гадел Россия" 3,63 процент тавыш җыйган, Родная партия РТ - 0,58, Татарстанда ЛДПР - 2,41 процент, КПРФ - 5,55, "Россия коммунистлары" - 2,4 процент. Татарстан буенча сайлаучыларның гомуми саны 2 млн 889 мең 172 кеше тәшкил иткән. Тавыш бирү хокукы белән 2 млн 334 мең 723 сайлаучы файдаланган. Сайлауларга килү дәрәҗәсе республика сайлаучыларының гомуми саныннан 80,81 процент тәшкил иткән. Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда безнең районнан 17 037 сайлаучы катнашкан, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 97,09 процент дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев