Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар террорга каршы

"Экстремизмга - юк!" 2013-2018 елларга РФ Президенты тарафыннан расланган Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның Комплекслы планын тормышка ашыру кысаларында район мәктәпләрендә ачык дәресләр шундый шигарь астында үткән.

3 сентябрьдә Россиядә төрле елларда илне тетрәндергән барлык терактлар корбаннарын искә алалар. Әлеге көн 2004 елның 1 сентябреннән 3сентябренә кадәр Бесланда булган вакыйгалар белән дә бәйле. Дәресләрдә әлеге вакыйга, аерым алганда, толерантлык, төрле халыкларның традицияләренә ихтирам, микроколлективларда дусларга мөнәсәбәт турында сөйләнгән. Шулай ук тормыш өчен куркыныч туганда күрелгән чаралар тикшерелгән. Аеруча өлкән сыйныфларда дәресләр эчтәлекле узды, дип хәбәр итте Урыссу гимназиясе җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев