Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар яңа ел алдыннан яңа фатирларга күчтеләр

Узып баручы 2013 елны тәмамлап, тагын бер объект файдалануга тапшырылды: Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында тантаналы рәвештә 27 фатирлы йорт ачылды.

Ачылу церемониясенә район җитәкчелеге, төзүче һәм подряд оешмасы вәкилләре, хезмәтләр һәм бүлекләр җиәкчеләре, һәм, әлбәттә инде, бәхетле фатир алучылар җыелды. Аларның уналтысы Бөек Ватан сугышы ветераннары. Тантанада билгеләп узылуынча, яңа йорт төзелгән урамга якташыбыз, Байлар авылында туып-үскән милиция полковнигы, Ингушетия Республикасында хезмәт бурычын үтәгән Фәнис Кәримов исеме бирелгән һәм бу яңа йортка аның хөрмәтенә истәлекле такта куелган. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, җыелучыларны күңелле вакыйга белән котлап, төзелешнең җиңел генә бирелмәвен, авырлыклар да очравын, әмма аларны җиңеп чыга алуларын билгеләп үтте.

-Без төзелешне оптималь срокларда тәмамлауга бик шат,- дип билгеләп үтте Нуриев үзенең чыгышында. Һәм бу җәһәттән генподрядчы - "Энергостройсервис" җәмгыятенең өлеше зур. Ул үзен безнең районда да үзен танытып өлгерде. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның командасының өлеше турында әйтми калу мөмкин түгел. Бистәнең әлеге микрорайонында бу иң зур объект. Вакыты белән биредә социаль объектлар - балалар бакчасы, сәүдә ноктасы да төзеләчәк, юллар асфальтланачак, скверда яшь агачлар шаулаячак. Кыскасы, проект хыялдан чынбарлыкка әверелә - һәм микрорайонның киләчәге ышанычлы.

Ачылу тантанасында район башлыгының рәхмәт хаты белән "Энергостройсервис" директоры Александр Мальцев һәм әлеге җәмгыять директоры урынбасары Денис Колесов бүләкләнде. Һәм менә кульминацион мизгел! Фанфаралар авазы астында район башлыгы яңа фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, нигездә алар вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның толлары, зур булмаган бүләкләр дә кабул итеп алдылар. Сиксән биш яшьлек Бөек Ватан сугышында катнашучы толы Сәлимә Галиева, мәсәлән, дүртенче санлы фатирда яшәячәк. Ул үзенә Яңа елга шундый бүләк әзерләгән барлык кешегә рәхмәт белдерә. Моңа кадәр ул Кече Урыссуда уңайлыклары булмаган йортта яшәгән. Тагын бер өй туе үткәрәчәк ветеран Лидия Самородовага 101 яшь: ул да уңайлы фатирда яшәячәгенә шат. Җитмеш яшьлек Евгения Алексеева моңа кадәр Подгорныйда торган, гомере буена фермада эшләгән, сугыш чорының мохтаҗлыкларын күргән, ире сугышта вафат булган. Бүгенге көн, диде ул, дулкынландыргыч һәм күңелле.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов тантананың символикасы - ал тасманы кистеләр һәм җыелучыларны фатирларга уздырдылар,алар исә булачак торакларының җылы һәм якты, димәк, күңелле булачагына ышандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев