Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылыларга коммуналь хезмәтләргә яңача түләргә туры киләчәк

Агымдагы елның июненнән гомуми йорт ихтыяҗлары бәясе квадрат метрлар буенча билгеләнә.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең әлеге кагыйдәләре Россия Федерациясенең "Коммуналь хезмәтләр күрсәтү сораулары буенча РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 344 санлы карары белән расланган. Әгәр элек гомуми йорт ихтыяҗлары, мәсәлән, кайнар суныкы, куллануга карап исәпләнсә, хәзер исә фатирларның квадрат метрына карап билгеләнә. Шул исәптән, буш торучы фатирларга да. Ягъни, элек торак милекчесе күпме кулланса, шул кадәрле түләргә тиеш була иде. Яңа карарга ярашлы исә, гомуми йорт ихтыяҗлары графасындагы сумма кулланучының торак мәйданының квадрат метрларына бәйле. Квадрат метрлары күбрәк булган милекчеләр (мәсәлән, өч бүлмәле фатирлы кешеләр) гомуми йорт ихтыяҗлары бәясен бер бүлмәле фатирлар хуҗаларына караганда күбрәк түләргә тиеш килеп чыга. Бу яңалык, мәсәлән, өч бүлмәле фатир хуҗаларында, яки фатирларда бөтенләй яшәмәүчеләрдә аңлашылмаучанлык һәм канәгатьсезлек тудыра. Бу уңайдан аңлатманы торак милекчеләре ширкәтләренең берсенең рәисе Наталья Ратникова идарәнең йорт буенча җаваплылар катнашында үткәрелгән чираттагы утырышында бирде. Алар, үз чиратларында, бу турыда йортларда яшәүчеләргә аңлатырга тиеш. Утырыш барышында сүз әлеге ширкәт карамагында булган һәм күп сөйләнгән гомуми йорт ихтыяҗлары белән проблемалары булмаган йортлар турында да барды. Шуның белән бергә, дип ассызыклады Ратникова, Муса Җәлил урамы, 6б, Тукай урамы, 6, Химиклар тыкырыгы, 3 адреслары буенча гомуми йорт ихтыяҗлары приборлары күрсәткечләре һәм фатирдагы счетчиклар күрсәткечләре арасында аерма зур. Ничек кенә булмасын, диелде утырыш барышында, боларның барысы да намуссыз фатир хуҗалары белән бәйле. Торак-коммуналь хуҗалыкның башка сораулары, аерым алганда, теге яки бу күп фатирлы йортта эшләр башкару һәм киләчәккә планнар тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев