Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылыларны яңа елны бурычларсыз каршы алырга чакыралар

Район башкарма комитеты каршында эшләүче торак-коммуналь хезмәтләр өчен даими түләмәүчеләр белән көрәш буенча комиссия бурычлылар арасында эшне активлаштыра.

Әлеге эш хуҗасын фатирыннан чыгаруга кадәр барып җитеп тәмамланырга мөмкин. Урыссу бистәсендә мондый практика бар инде, без бу турыда яздык: фатирын "зур стажлы" түләмәүче югалтты. Шуны искәртәбез: торак мәйданын азат итәргә мәҗбүр булган кешегә квадратурасы буенча альтернатив булмаган торак бирелә. Әлбәттә, урамга беркем беркемне куып чыгармый. Шулай да... Парадокс шунда ки, уннарча мең бурычны асоциаль - даими эш урыны булмаган, спиртлы эчемлекләрне даими кулланучы шәхесләр генә түгел, тулысы белән түләүгә сәләтле затлар да җыя. Энергия ресурслары бушлай тәкъдим ителә, дип исәпләгән намуссыз гражданнарга тәэсир итү ысулларының берсе булып канализацион томалагыч кую тора. Идарә оешмалары томалагычны мөстәкыйль рәвештә алу мөмкин булмаячак дип раслый: ул махсус җайланма ярдәмендә алына һәм куела. Башкарылган эш күләме акча җыюның нәтиҗәлелегенә бәйләнгән. Идарә оешмалары хезмәткәрләре намуссыз яшәүчеләргә тышкы тәэсир итү чаралары күрергә мәҗбүрләр. Томалагыч шундый чара булып тора да инде. Коммуналчылар билгеләп үтүенчә, канализация эшен туктату өчен аның фатирына керү мәҗбүри түгел. Гамәлдәге закончалык буенча, дип ассызыклады намуссыз түләмәүчеләр белән эшләүче комиссия идарә оешмалары бурычлы зат әҗәтен яки аның бер өлешен түләгәнчегә кадәр хезмәтләр күрсәтүне туктатырга хокуклы. Коммуналь хезмәтләре өчен саллы бурычлары булган фатирларда яшәүчеләргә рейд тикшерүләре белән барган вакытта шул ачыкланды: объектив финанс авырлыклары булган кешеләр белән беррәттән ышанычлы рәвештә түләмәү ягында булучылар да бар. Эшне судка кадәр җиткермәү өчен даими түләмәүчеләр бурычларын өлешләп түләргә мөмкин. Әлбәттә, идарә оешмалары белән килешү төзеп.

Хәзер узган ел тарифлары турында берничә сүз. Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган җылылык энергиясе буенча тариф (ул кулланучыларга Урыссу ГРЭСы тарафыннан җибәрелә) халык өчен гигакалориягә 1800 сум тәшкил итте. Ягъни, агымдагы елның икенче ярты еллыгында, 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр районның күп фатирлы йортларында яшәүчеләр айга 1800 сум түләргә тиешләр иде. Әмма азрак түләделәр. Район башкарма комитеты карары белән 2014 ел ахырына кадәр Урыссу бистәсе халкы өчен җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен өлешчә район бюджетыннан түләү төрендә социаль ярдәм каралган иде. Шулай итеп, узып баручы елның икенче ярты еллыгында тариф гигакалориягә 1436 сум тәшкил итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин билгеләп үтүенчә, җитәкчелеккә ул вакытта тарифларның кискен үсешенә юл куймаска мөмкин булды: тарифларны киметү җылылык белән тәэмин итүче предриятие - Урыссу ГРЭСына субсидия төрендә республика финанс ярдәме хисабына иде. Яңа ел якынлаша. Аңа бурычлар белән керү максатка ярашлы түгел һәм район башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, катлаулы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә, торак хуҗалары һәм милекчеләре, әйдәгез, уңайлыклар өчен түләү дисциплинасын берсүзсез үтәү мәҗбүри.

Сүз уңаеннан. Бер гаилә әгъзасына табыш 30 000 мең сумнан артмаганда, җылылык өчен максатлы субсидия бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев