Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Загс эшенә - Югары бәя

Гражданлык хәлләре актларын дәүләти теркәү эшчәнлеген камилләштерүдә зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының рәхмәт хаты белән Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы З. Фәррахова бүләкләнде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Зөлфия Фәрраховага гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә тәкъдим итү буенча заманча мәгълүмати технологияләрне файдалануда актив катнашканы, гаилә закончалыгын куллану белән бәйле хокукый характердагы сорауларны хәл иткәне, җәмгыятьтә гаиләнең ролен ныгытуда зур эш алып барганы өчен рәхмәт белдерде. Загс бүлеген Зөлфия Мәсгут кызы җиде ел дәвамында җитәкли. Әлеге вазифага билгеләнгәнче, ул район хакимиятенең гомуми бүлегендә эшли, ә тагын да элегрәк, унбер ел дәвамында, мәгариф бүлегендә методист булып хезмәт куя.
Узган елда загс бүлегендә 1029 гражданлык хәле акты теркәлгән, юридик әһәмияттәге 1661 гамәл башкарылган, физик һәм юридик затларга 574 документ бирелгән. Районда никахларын теркәүчеләр артуы уңай тенденция булып тора. 2012 елда 171 пар Гименей җепләре белән бәйләнешкән, бу, аннан элекке ел белән чагыштырганда, җиде парга артык. Әмма балалар туу буенча аеруча зур үсеш күзәтелгән. Узган елда районда 315 нарасый туган, бу 2011 ел күрсәткечләреннән 76 балага, яки 31,8 процентка артыграк. Туучыларның мондый зур күләме районда төгәл егерме ел дәвамында күзәтелмәгән. Соңгы тапкыр өч йөздән артык бала тууы 1992 елда теркәлгән. Акбаш, Бәйрәкә, Кәрәкәшле, Иске Каразирек, Ютазы авылларында, Урыссу бистәсендә нарасыйлар күбрәк туган. Демографик күтәрелеш сәбәпләре булып, Зөлфия Мәсгуть кызы сүзләре буенча, 1986-1988 елларда туган кызларның бала тудыру яшенә җитүләре (бу чорда да демографик "шартлау" күзәтелгән), эшсезләр булмау, районда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тотрыклы үсеше, ана капиталын ел саен индексацияләү һәм күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев