Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Зарыгып көткән өй туйлары

Узган атнада Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугыш ветераннарының өч тол хатыны яңа өйләргә күченделәр. Күптән көткән йортлар "Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү" субсидияләү программасы нигезендә төзелде.

Альберт Шамкин урамы буенча ветеранның тол хатыны Шәмгыя Садыйкова йорты инде күптән тузган. Тиешле комиссия тарафыннан ул яшәү өчен яраксыз дип табылган. Шәмгыя Зариф кызына ярдәм кулы сузганнар һәм ул үз участогында иске йорт урынында яңасын төзүгә рөхсәт алган. Кыска вакыт эчендә җыйнак, уңайлы йорт өр-яңадан төзелеп, хуҗабикәгә тапшырыла. Туксан ике яшьлек Шәмгыя ханым картлык көнендә - газы, суы, санузелы булган төзеклән-дерелгән өйдә яшәү мөмкинлеге өчен район җитәкчелегенә рәхмәтле.
Ташкичү авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Зыя Юнысовка да шундый ук шартлар белән йорт төзелгән. Санаулы айлар эчендә кечкенә тузган йорт урынында якты тәрәзәле, җиһазландырылган, заманча өй калкып чыга. Зыя Кашшаф улы тормыш иптәше Халидә Мөхәммәт-гәрәй кызы белән үзләре генә торалар. Олы яшьләренә һәм кичергән авырлыкларына карамастан, алардан энергия һәм оптимизм ташып тора. Ветеран әйтүенчә, яңа йортка күченү Хөкүмәтнең, район җитәкчелегенең ветераннарга ярдәм итүе аркасында тормышка ашкан.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының ике тол хатыны - Мәгъдәниса Әхмәт-җанова һәм Шәмсиямал Суфиянова максатлы төзелеш буенча район үзә-гендә Солнечный микрорайонындагы ике фатирлы коттеджында торак алганнар. Мәгъдәниса Гыйз-дәтгәрәй кызы яңа йортка Акбаштан күчә. Бу бәхетле мизгелгә кадәр исән булуым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, ди Мәгъдәниса әби, әмма тормыш иптәшем генә, кызганычка каршы, цивилизация рәхәтлекләреннән файдалана алмады. Ул шәхсән район башлыгы Марсель Шәйдуллин кулларыннан уңайлы, якты фатирдан ачкычлар кабул итте. Ә менә аның күршесе, үкенечкә, ачкычларны тапшыру вакытында була алмаган - каты авыру аңа урыныннан торырга мөмкинлек бирми. Зарыгып көткән торак ачкычларын Марсель Зөфәр улы Шәмсиямал Гыйздәтулла кызының әбисен караган оныгына тапшырды.
Йорт ачкычлары белән бергә яңа өйгә күчүчеләргә район башлыгы истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Әлеге әһәмиятле вакыйгада башкаладан дәрәҗәле кунаклар - ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыйпов та катнаштылар. Уңайлы өйләрне төзүнең подрядчысы - "Стройинвест плюс" ҖЧҖ, төзелеш оешмасы белән Валерий Хәбибуллин идарә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев