Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Завод мәйданын киңәйтә

Элекке агач эшкәртү комбинаты территориясендә цехларның берсен реконструкцияләү бара.

Урыссуның электр-механика заводының җитештерү мәйданнарын киңәйтү мөһимлеге комплектлы-трансформаторлы подстанцияләр (КТП) җитештерү өчен агач эшкәртү комбинаты базасын сатып алуга сәбәп булган. Шуны искә төшерәбез, УЭМЗ сәнәгать, авыл хуҗалыгы, нефтьчеләр өчен КТПның биш төрен җитештерә, төп заказчы булып "Татэнерго" челтәр компаниясе тора.

Электр-механика заводы күчәчәк җитештерү мәйданы 600 мең квадрат метрга якын. Бу булган җиһазларны бирегә урнаштырырга мөмкинлек биреп кенә калмый. Завод бу көннәрдә яңа мәйданнарда урнаштырылачак югары технологияле заманча өстәмә җиһазлар алган.

Тулаем алганда, заводның үсеш перспективалары зур. Комплекттагы детальләрне читтән сатып алмыйча, заводның үз базасында җитештерү планлаштырыла. Бүген монда 92 кеше эшли. Мәйданны киңәйтү эшчеләр санын 150 кешегә кадәр арттыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Электрмеханика заводы

2
X