Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район хастаханәсендә яңа рентген һәм флюорография аппаратларын файдалануга тапшыру тантанасы узды

Җомга көнне район хастаханәсендә яңа заманча җиһаз - рентген аппаратын һәм флюорографны файдалануга тапшыру уңаеннан тантаналы чара узды.

Районда яшәүчеләрнең флюорография узу һәм рентгенга төшү проблемалары беренче елын гына дәвам итмәгән иде. Физик һәм мораль тузган аппаратураны берсе бөтенләй туктап калганчы эксплуатацияләделәр. Авыруларга зур уңайсызлыклар кичереп, районнан читтә тикшерелергә туры килә иде. Хәзер исә проблема хәл ителде - рентген кабинеты үз эшен яңадан тергезде. Цифрлы флюорограф һәм югары диагностик мөмкинлекләре булган 12,5 миллион сум бәясендәге рентген аппараты инде берничә көн медикларның алыштыргысыз ярдәмчесе. Җәмәгатьчелек, муниципалитет җитәкчелеге, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, медиклар алдында чыгыш ясаган Рөстәм Нуриев Ютазы районы сәламәтлек саклау тармагының күптәнге проблемасына тиз вакыт эчендә җавап биргән республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм муниципалитет җитәкчелеге алдында әлеге проблеманы күтәргән район җәмәгатьчеләренә рәхмәт белдерде, медикларның президент бүләгенә игътибарлы булуларын һәм озак вакыт дәвамында файдалана алуларын теләде.

- Бу безнең хастаханә һәм бөтен район өчен әһәмиятле вакыйга. Без хәзер илебездә җитештерелгән бик югары сыйфатлы диагностик аппаратка ия, - дип йомгаклады тантаналы өлешне хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов һәм яңа җайланма белән якыннанрак танышырга чакырды.

Аппаратлар белән таныштырып, баш табиб аларның эшләү принцибын аңлатып китте, илебездә җитештерелгән җиһазның чит илнекеннән аерылмавын, бәяләре дә шул ук, әмма чит ил җайланмалары белән проблемалар килеп туарга да мөмкин икәнлеген аңлатып китте. Иске аппараттан аермалы буларак, яңа аппаратта алынган сурәтне компьютерге кертергә, анда рәсемне җиренә җиткерергә, тайпылышлар участогын ачыкларга, язарга мөмкин. Шулай ук текст язмасын чыгару, мәгълүматларны алынма мәгълүмат йөртүчеләрдә саклау, аларны локаль челтәр буенча турыдан-туры табибның эш урынына бирү мөмкинлеге бар. Табиб-рентгенолог карашынча, яңа аппаратның өстенлеге югары диагностик сәләтендә генә түгел, сурәтләр ясау өчен химик реагентлар файдалану зарурлыгы булмауда һәм аларны кабул итүнең вакыты кыскаруда да. Шулай ук сурәтне пленкага төшерү мөмкинлеге дә сакланган, бу инде принтер аша эшләнә, элеккечә фотосурәтне ныгыткычлар һәм ачыгайткычлар ярдәмендә түгел. Бу цифрлы форматта фотосурәтләр белән танышу мөмкин булмаган хастаханәләр өчен кирәк булырга мөмкин. Рентген аппараты белән танышканнан соң, кунаклар яңа, илебездә җитештерелгән флюорографны карауга күчтеләр. Баш табиб аңлатуынча, иске аппарат белән чагыштырганда, яңасының мәйданы зуррак һәм ул ачыграк булачак. Аның эшләү принцибы рентген аппаратыныкы кебек. Кирәк булганда, аппарат сөякләрне фотосурәткә төшерергә дә сәләтле.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Кукушкина Ютазы районы халкының үз районнарында сәламәтлек диагностикаларын үтә алмаулары сәбәпле борчылган кешеләрнең берсе. Без аннан күргәннәреннән алынган тәэсирләре белән кызыксындык.

- Мин инде флюорография үттем, аның эшен бәяләдем. Әлбәттә бу менә дигән заманча җиһаз. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, күптән түгел мин баш табиб белән тагын бер сорау - авыз куышлыгы диагностикасы буенча аппарат урнаштыру турында сөйләштем. Ул инде хастаханәгә кайтарылган һәм тиздән стоматологиядә үз урынын алачак.

Әйтүләренчә, бәхет килүгә бәхетсезлек ярдәм иткән. Флюорограф теге вакытта сафтан чыкмаса, район халкы шушы көнгә кадәр үз сәламәтлек торышының тулы картинасын күзаллый алмыйча, иске аппарат белән файдаланыр иде. Ә сәламәтлек бит ул - бөтен мәгънәсе буенча фикер йөрткәндә дә, кыйммәтле әйбер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X