Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда наркотиклар куллану үзенчәлекләре

Наркотикларның һәр җирдә таралу шартларында, аларның аерым районга керүеннән котылып калып булмый. Наркомания белән вәзгыятьнең ничек торуы турында без ТР Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Гарифуллин белән әңгәмә кордык.

- Айрат Тәлгатович, район халкы күбрәк нинди төрдәге наркотикларны куллана?

- Әгәр җинаять эшләре буенча мәк саламы һәм марихуана өстенлек иткән булса, узган елда аларны гашиш алыштырган. 2011 елда наркотикларны саклаган, саткан һәм алар белән башка операция-ләр өчен җиде җинаять эше кузгатылды. Моннан тыш, психотроп матдәләрне медицина рөхсәтеннән башка куллану буенча административ хокук бозулар бар. әлеге статистика елдан-ел арта бара, һәм моның "айсбергның югары ноктасы" гына булуын аңларга кирәк, реаль картина исә шактый киң һәм җитди. Шуңа күрә гомуми мәктәп җыелышларын уздыру барышында әти-әниләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрүгә аерым игътибар бирелде. Аларга статистика, наркотик матдәләр куллануның төп симптомнары җиткерелде. Хәзер мәктәп укучыларының насвай куллану фактлары теркәлмәве уңай күренеш булып тора. Биредә, мөгаен, аны җитештерү һәм аның зыяны турында аңлатулар үз ролен уйнагандыр. Наркотик матдәнең халыкта "крокодил" дип йөртелгән төре - дезоморфин аеруча хәвеф тудыра. Әлеге матдә рәсми рөхсәт ителгән медицина препаратларыннан составында кодеин булган матдә алу юлы белән ясала. Аны куллану нәтиҗәләре аяныч - бу трофик җәрәхәткә, кан тамырларының томалануына китерә. Кеше ярты ел дәвамында тере мәеткә әверелә. Әлеге матдәгә күнегүчәнлек тиз - героин дәрәҗәсендә. Совет чорыннан бирле балаларның агулы парлар сулау темасы телдән төшми. Сулыш органнары аша алар турыдан-туры баш миенә керә, җиңелчә исереклек халәте тудыра. Шуңа күрә әти-әниләргә балаларыннан килгән искә игътибарлы булу мөһим. Әгәр дә аннан спирт яки скипидар исләре килә икән, ашыгыч рәвештә чаралар күрү зарур.

- Наркоманнар ничек ачыклана?

- Наркотик матдәләрне кулланучы затларны ачыкларга хәзерге вакытта махсус тестлар мөмкинлек бирә. Алар мәктәпләр, һөнәри училищелар укучыларын, призывка кадәр егетләрне тикшерү өчен тиешле дәрәҗәдә бүленә. Яшьләргә, наркотикларны куллану, аларның һөнәри киләчәкләрен юкка чыгаруын белү мөһим. Мәктәп укучыларын учетка куялар, башка уку йорт-лары студентларын куалар.

- Авыл җирендә наркотиклар куллану белән вәзгыять ничек?

- Авылларда хафага салырлык картина күзәтелми - анда барлык кеше дә бер-берсенең күз алдында. Әмма авыл җирендә башка проблема бар. Бүлеккә кергән чакырулар санына анализ ясасак, аларның яртысы алкоголь куллану белән бәйле. Алкоголизм, кагыйдә буенча, эшкә урнашуга бәйле авырлыклар булган Акбаш, Ютазы, Алабакүл кебек торак пунктларда киң таралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев