Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Акбаш авылы өлкәннәре кунаклар кабул итте

Кичә Акбаш авылында яшәүче ветераннарны районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм җирле ветераннар советы җитәкчесе Нәфисә Хөснетдинова тәбрикләделәр.

Алар өлкәннәр көне декадасы кысаларында өлкәннәргә район җитәкчеләре исеменнән күчтәнәчләр генә тапшырып калмадылар, ә бүгенге көндә авылда яшәүче ялгыз калган өлкәннәрне борчыган сорауларга җавап та ала алдылар. Кайбер сорауларны ветераннар советы рәисе тиешле органнарга җиткереп, якын киләчәктә аларның һичшиксез чишеләчәген хәбәр итте. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтгали Кәтиев үзенең 90 яшьлек юбилеена бүләк итеп санаториядә ял итү өчен путевка булмасмы, дип борчыла. Ә Фазыйл Зиннәтов үзенең сәламәтлеге турында сөйләсә, калган өч акбашлылар дөньядан канәгать булуларын җиткерделәр, алып килгән күчтәнәчләргә чын йөрәктән рәхмәт укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев