Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Балалар турында кайгырту Ютазы районының киләчәгенә инвестиция булып тора

Татарстанда балаларны тудыру һәм тәрбияләү өчен уңайлы шарталарга ия булган күп дәрәҗәле көчле система булдырылган: яшь буын өчен инвестицияләр кертү - бу, әлбәттә, һәрбер муниципалитетка кагылышлы республиканың бөтен дәүләт сәясәтенә караган стратегик линиясе.

Үз республикасы белән бергә үсештә булган районыбыз да чыгарма түгел. Республикада бүген эшли торган социаль проектларның 30дан артыгы безнең районда да уңышлы гына тормышка ашырыла. Мәктәп һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелә, алар урнашкан территория төзекләндерелә. Күз генә салыгыз, Урыссудагы "Буратино" балалар бакчасы ничек үзгәрде, ә аның территориясе никадәр матур итеп эшләнгән! Чәчәклекләр, ямь-яшел хәтфәдәй үлән, яңартып түшәлгән асфальт һәм таш сукмаклар күз явын ала. Яңартылган гомуми белем бирү учреждениеләре исә райондагы торак пунктларның архитектура ягыннан никадәр төзек кыяфәттә булуын кәрсәтеп тора. 2012 елдан башлап районда ун мәктәп һәм бер балалар бакчасында капиталь ремонт уздырылган. Киләсе елга тагын ике балалар бакчасына капремонт үткәрү күздә тотыла. Бүгенге көндә районыбызда балалар бакчасына урыннар белән дә проблемалар юк: "Балалар бакчасы - балаларга" проекты кысаларында сабыйлар өчен өстәмә 335 урын булдырылган. Тергезүдән соң, 75 урынга исәпләнгән "Звездочка" һәм 1нче Урыссу балалар бакчалары ачылган, Солнечный микрорайонында 80 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелгән, Димтамак, Ютазы һәм 4нче, 5нче Урыссу балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр эшли башлаган. Игътибар үзәгендә - күп балалы гаиләләр. Сүз уңаеннан, Татарстан күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү буенча Идел федераль округында беренче урында тора - районда исә, әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан соң, күп балалы гаиләләргә 226 җир участогы бүлеп бирелгән. Ә өч яки аннан артык баласы булган гаиләләрдәге һәр балага бер тапкыр гына бирелә торган 10000 күләмендә пособие каралган, шулай ук 1,5 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләгән өчен һәр балага ай саен 1000 сум акча түләнә. Районда өч ана "Ана даны" медале белән бүләкләнгән. Исегезгә төшерәбез, бу төр бүләккә биш яки аннан артык бала табып, аларга тиешле тәрбия биргән аналар лаек була. Бөек Ана исеменә лаек булганнар бала үстерү, бала тәрбияләүдә генә түгел, ә башка юнәлешләрдә дә, гадәттә, үрнәк булалар. Районыбызда шундыйларның берсе - Рәзимә Кашапова Иске Каразирек авылында яши, балаларына яхшы тәрбия бирүдән тыш, ул - районда да киң танылу алган шәхес. Алты бала анасы зур хуҗалыкта да тормыш алып барырга өлгерә - күп санда терлекләр асырый, бакча үстерә. Шул ук вакытта үзенең биологик яшеннән ун тапкыр яшьрәк күренә, һәрвакыт көләч, һәрвакыт ачык йөзле. Ул гына да түгел, крючок белән бәйләм бәйли, майлы буяулар белән картиналар яза. Ә ирле-хатынлы Кашаповларның һәрбер баласы яхшы тәрбиягә, белемгә ия булуын, хезмәт сөючән икәнен авылдашларының һәрберсе дә әйтеп бирә ала.
Районда белем сыйфатын күтәрүгә аеруча зур игътибар бирелә. Мисалга, үзган уку елында әлеге системада шактый гына уңышларга ирешелде. Сүз уңаеннан, Татарстан белем бирү сыйфаты буенча илебез лидерлары арасында беренче бишлеккә керә, ә Ютазы районы, "яшел" зонага эләгеп, белем сыйфаты рейтингында тәвәккәл адымнар ясауга иреште. Татарстанда эшләп килүче яшь таланталарны ачыклау, аларга терәк булу, аларны үстерү буенча дәүләт системасы нигезендә ел саен районыбыздагы сәләтле балалар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, үзләрен таныталар. Ә спортчыларыбыз исә - аерым горурлык. Башкача әйткәндә, үсеп килүче буын турында кайгырту - бу дәүләт сәясәте генә түгел, ә Татарстанның фәлсәфәсе дә. Ютазылылар өчен болай да аңлашылып тора торган фәлсәфә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев