Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Балаларга Юл йөрү кагыйдәләрен белергә вакыт

Урыссуның 3 санлы балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә хәрәкәт итүнең яшь инспекторлары отрядын оештыру" район семинары узды.

Ул "Җәяүле, җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынына бас!" һәм "Автокресло - балаларга!" акцияләре кысаларында уздырылып, шулай ук тәрбиячеләр һәм районның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләре белән эшләүне үз эченә алды. Мәктәпкәчә балалар учреждениесе мөдире Р. Игнатова балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүләрен кисәтү буенча коллегалары белән эш тәҗрибәсен уртаклашты. Ул җитәкләгән балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча айлыклар, атналыклар, минутлар һәм башка шундый чаралар уздырыла, әти-әниләр белән эш алып барыла. Семинар шундый атналарның берсенә нәтиҗә булып чыкты, акцияләр вакытында төркемнәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча почмаклар яңартылган, балалар белән әңгәмәләр уздырылган, алар белән бистә урамнары буенча экскурсияләр һәм максатчан йөрүләр оештырылган, юл билгеләре һәм светофор өйрәнелгән, балалар ата-аналары белән бергә әзерләгән рәсемнәр, плакатлар һәм эшләнмәләр күргәзмәләре булдырылган. Р. Игнатова нәтиҗәләре буенча, юл хәрәкәте өлкәсендә балаларның белемнәре арттырылырга тиеш һәм эшнең традицион формалары биредә инде уңышсыз, шуңа күрә балалар бакчасы хезмәткәрләре эшнең яңа ысулларын эзлиләр. Шуларның берсе - хәрәкәтнең яшь инспекторлар отрядын оештыру, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп кенә калмыйча, башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре белән белемнәрен уртаклашачак. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, Р. Игнатова юл хәрәкәте кагыйдәләренә җәяү йөрүче бала билгеләмәсен дә кертү кирәклеген ассызыклап узды. Өлкән тәрбияче Г. Хәбибуллина җыелганнарга хәрәкәтнең яшь инспекторлар отрядын оештыру торышы турында тулырак мәгълүмат бирде. Ул отрядны булдыру максаты, аның бурычлары, структурасы һәм эшне оештыру турында сөйләде.
Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне күрсәтүгә юнәлтелгән турнирда үз белемнәрен сынап карадылар. Алар юл билгеләрен танып, аларны буядылар, машина белән фигуралы идарә итүдә катнаштылар, светофорның төсләрен дөрес урнаштырдылар. Ахырда юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр хәрәкәтнең яшь инспекторларының беренче отрядына кабул ителеп, районда юл куркынычсызлыгы өчен җаваплы булган хезмәт-ләрдән таныклыкларга һәм бүләкләргә ия булдылар, ә балалар бакчасына исә алар йомшак модульләр бирделәр. "Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе Баулы филиалы җитәкчесе Р. Игнатьева әлеге эш формасын гади һәм бик файдалы дип тапты. Ютазы балалар бакчасы тәрбиячесе Ф. Ганиева сөйләшү сәләтен үстерү һәм балаларның өйрәнелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту өчен карточка-схемалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул күрсәткән үрнәкләр җыелганнар тарафыннан уңайлы һәм һәркем өчен җиңел кулланырдай булып табылды. 1 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Амурская коллегаларына киңәшмәләр белән буклетлар һәм ата-аналар өчен белешмәлекләр таратты. Мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты В. Орехова балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча үз киңәшләрен бирде, монда ул ата-аналар белән эшләүгә басым ясады, чөнки алар балалар өчен тормышта иң төп үрнәк булып торалар. ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Т. Кәримов үткәрелә торган акцияләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең әлеге юнәлештә эшләүнең әһәмиятлелеге турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X