Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Балкыш: зал ветераннарны алкышларга күмде

Район мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" район фестивале узды.

Фестивальне район ветераннар советы рәисе З. Глушкова ачты. Зоя Васильевна үзенең сәламләү сүзендә район артистларына актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде, узган ел фестиваленең республика дәрәҗәсендә үзен таныткан башкаручыны ачыклавын билгеләп үтте. Быел да 25 мартта Әлмәттә узачак зона этабында һәм республика йомгаклау этабында чыгыш ясаучы артистлар булуына өмет белдереп, ул барысына да уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Әлеге сәхнә осталарының соклангыч бәйрәмендә барлыгы 36 башкаручы һәм иҗат коллективы катнашты. "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле бәйрәм башлануга яхшы тон бирде. Ә ветераннарыбыз җырларында - озын көйле булсынмы, дәртлеме - өлкән буын тарихы. Аларда - якыннарыңны югалту сагышы, сөеклеләрең белән очрашу шатлыгы. Әбиләребез һәм бабаларыбыз яшьлекләре узуга карамастан югалмаган тормыш бәхете турында да җыладылар. Моны Бәйрәкә авылыннан Зәйтүнә Ямаева һәм Зөфәр Камаев башкаруындагы шаян бию дә раслады. Ветераннар үз иҗатларында балалары һәм оныклары өчен куаныч белдерделәр. Ютазы авылыннан Сәрия Садыйкова "Яфраклары шиңмәс агачымның" дип аталган шигырен укыды һәм зал аны кайнар алкышларга күмде. "Мне некуда больше спешить, мне некого больше любить"... - дип яңгырады Салкын-Чишмә авылыннан Геннадий Чернокозовның көчле, матур тавышы. Аның башкару осталыгы бөтен залга яктылык һәм энергия бирде. Иске Урыссу авылыннан Тәнзилә Йосыпованың "Рәнҗетмик әниләрне" дип аталган шигыре беркемне дә битараф калдырмады. "Истоки" хорының ике тавыш белән җырлавы, Бәйрәкә авылыннан Сәрвәт Равиловның мандалинада башкарган татар халык җырларына попуррие, Кәрәкәшледән фольклор ансамбленең театральләштерелгән тамашасы, Ютазы авылыннан фольклор ансамбленең чын шоу-чыгышы, Бәйрәкәтамактан Миңнебәк Шагалиевның татар биюе, Яңа Каразиректән Клара Гарифуллинаның озын җырлары...
Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның барлык чыгышларын да санап бетереп буламени? Бәхәссез, аларның һәрберсе мактауга лаек. "Афәрин, ветераннар!" - диясе генә кала. Жюри рәисе Варвара Якупова, фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдереп, нәтиҗәләр һәм зональ этапка чыгучылар турында соңрак игълан ителәчәген билгеләп үтте. Бу көнне барлык катнашучылар район фестиваленең лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде.
Шуны искәртәбез, фестивальнең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарның җәмгыять тормышына катнашулары дәрәҗәсен арттыру, республика ветераннарының үзешчән иҗатын үстерү һәм аларны мөстәкыйль иҗат коллективларына җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев