Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

“Батыр” үзенең көрәшчеләрен көтә

Бүген Бәйрәкә авылында яңа "Батыр" спорт комплексы ачыла, ул районда милли көрәш үзәге булып тора.

Комплекс төзүне 2004 елда "Нур-Агро" ҖЧҖ башланды, әмма, финанс-лау булмау сәбәпле, объект "озын төзелешкә" әверелде. узган елның августында эш визиты белән районга килгән ТР Президенты Р. Миңнеханов әлеге әһәмиятле объект төзелешенең башлангыч этабын күреп китте. Районның зур авылында күп функцияле көрәш залын төзү идеясе аңа бик ошады һәм ул әлеге башлангычка булышлык күрсәтергә карар итте. Спорт объектын тәмамлауга Рөстәм Нургали улы 18 миллион сум акча бүлеп бирде. Комплексны төзү район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең шәхси контроле астында узды. Менә ул ниһаять тәмамланды.
мәйданы 830 квадрат метр булган заманча спорт объекты үз эченә көрәш һәм уен залларын ала, шулай ук чишенү, душ бүлмәләре, гардероб бар. Биредә, нигездә, милли көрәш белән шөгыльләнәчәкләр. Балалар һәм яшьләр белән көчле тренерлар эшләячәк. Шундыйларның берсен безнең район җитәкчелеге Азнакайдан чакырган. Ул - милли көрәш буенча спорт мастерына кандидат Илдар Алтынбаев. Тренерлар җитәкчелеге астында кече яшьтәге балалар гына түгел, яшьләр дә шөгыльләнәчәк. Секцияләргә кызлар да йөри алачак.
Район җитәкчелеге спорт комплексы бәйрәкәлеләрдә генә түгел, сәламәт яшәү рәвеше алып барган башка райондашларыбызда да популярлык казаныр, дип өметләнә. Бирегә тренировкаларга районның башка торак пунктларыннан да балалар алып килү күздә тотыла.
Киләчәктә "Батыр" үзе-нең ишекләрен райондагы гына түгел, республика масштабындагы ярышларга да ачачак. Бу вакытка безнең җиңүчеләр аерым уңышларга ирешерләр һәм үзләрен республика дәрәҗәсендә танытырлар, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев