Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Әбсәләм авылында күп фатирлы йорт чүпкә баткан

Телефон шылтыравы безне Әбсәләм авылына юлга чыгарга мәҗбүр итте, Совет урамындагы ике күп фатирлы йортта яшәүчеләр чүп контейнерыннан таралган чүп-чар - кәгазьләр, кәнфит кәгазьләре, кечкенә тартмалар, шешәләр аркасында чаң суга.

Килеп җитүгә күренеш чыннан да күңеллеләрдән түгел иде. Чүп контейнеры киртәләп алынмаган. Аның тирәсендә - чүп, пычрак һәм яман ис. Өстәвенә кемдер иске кәнәфиен чыгарып куйган. Кәгазьләр йорт подъездына кадәр барып җиткән. Күзәтү манзарасын балалар мәйданчыгы булырга тиешле кечкенә комлык аеруча шыксызлык өсти иде. Сүз уңаеннан, комлык бәлале контейнердан чак кына читтәрәк урнашкан. Шуның белән - вәссәлам. Бернинди куак та, агач та, эскәмия дә юк. Биредә үк мәктәп яшендәге балалар велосипедта йөри.
- Исмаса бу чүплекне чикләп куйсыннар иде, чүп азрак очар иде. Без идарә итүче оешманың игътибарын үзебезнең проблемаларга юнәлтә-юнәлтә арып беттек. Хуҗасыз этләр күп, алар шунда ук бөтен чүпне тирә якка чәчеп ташлый. Быел өмә дә булмады. Без, юкса теләп катнашыр идек. Ә яңгырлы көннәрдә безнең юллар турында күз яшьләрсез сөйләрлек түгел, - дип аңлатып китте йортларның берсендә яшәүче Илсияр Шакирова. Аның сүзләренә кушылган Рәмзия Мөхәмәтдинова күршеләре исеменнән дә, беркем дә пычракта яшәргә теләми, дип өстәде. Әбсәләм авылы җирлеге башлыгы Резидә Ибраһимова әлеге йортларда яшәүчеләрнең өмәләр оештыру, шул исәптән ишегалларын яшелләндерү буенча теләкләрен каләм белән язып алды.
Ә чүпне ничек еш алып китәләр соң , дигән сорауга, без графикны белмибез, даими рәвештә килмиләр, дигән җавап ишетелде. Шул ук вакытта "БиоТранс" ҖЧҖ директоры урынбасары Эльвира Шәмсетдинова графикның өзелүе бер дә булмады, дип белдерде. Дим-тамак, Алабакүл, Ютазы, Әбсәләм торак пунктларының күп фатирлы йортларына чүп чыгару машинасы дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә килә, дип хәбәр итте ул. Бу турыда белеп тору яшәүчеләргә комаучау итмәс иде. Иске җиһаз мәсьәләсендә "БиоТранс"ның машина йөртүчеләре чүп салынган пакетларны һәм, техника эре әйберләрне чыгаруга исәпләнмәгән булса да, шул ук зур габаритлыны да калдырмаска тырышалар. Әгәр теләсәң зур габаритлы чүпне чыгаруны оештыру кыен түгел. Һәрхәлдә районда Наталья Ратникова рәислегендә әлеге эш тиешле дәрәҗәгә куелган идарә итү оешмасы бар, дип билгеләп үтте Шәмсетдинова. Йортта яшәүчеләр гариза яза һәм билгеле көндә кешегә хезмәтен тутырган җиһазны, әлбәттә, аерым түләү бәрабәренә алып китәләр. Аннары барысына да ачыклык кертеп үтик әле. Чүпне чыгару һәм утильләштерүгә алынган предприятие, бу очракта "БиоТранс" җәмгыяте контейнердан чүпне бушатырга һәм аны алып китәргә генә тиеш. Бак янында ятканны җыю-җыештыру урам себерүче вазифасына керә. "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖ директоры Закуан Ильясовка үз хезмәткәрләренә функциональ бурычларын искә төшереп үтәргә кирәктер мөгаен. Хәер, аның сүзләре буенча, бу көннәрдә дворник булмаган - урам себерүче эштән киткән. Бүгенге көндә, Ильясов хәбәр итүенчә, дворник эшкә алынган һәм бар да тәртипкә китереләчәк. Якын киләчәктә киртәләп алу да, балалар мәйданчыгын төзекләндерү дә планга кертелгән. Менә бар да ачыкланды сыман. Ә синең авылыңда ничек, укучым? Уңае килгәндә, ул-бу булганда, шылтырат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев