Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бәйрәм белән тәбрикләде

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында, район башлыгы М. Шәйдуллин Бөек Ватан сугышының ике ветеранын котлады.

Район башлыгы 85 яшьлек С. Якупов янында булды. Озак еллар дәвамында ветеран "Башнефтеснаб" (хәзерге "Октябрьская база" ҖЧҖ) предприятиесендә эшләгән. Сөләйман Халик улын тәбрикләргә предприятие директоры Юнир Бәшәров та килде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Ф. Наумов (сурәттә) киләсе елның февралендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Кичергән авырлыкларга карамастан, Федор Михайлович һәрвакыт оптимист булып кала. Бәйрәм белән аны Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе директоры Риф Шәрипов һәм предприятие вәкилләре дә котладылар. Әлеге предприятие үсешенә карт солдат бер генә дистә гомер елын багышламаган.

Бу көннәрдә Төхбәгалиевларда да гаилә бәйрәме. 55 ел бергә гомер кичерүче Нира Барый кызына һәм Мияссар Гали улына район башлыгы истәлекле бүләк тапшырды һәм озак еллар сәламәт яшәүләрен теләде.

Марсель Зөфәр улын социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова озата йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара өлкәннәр көне