Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бәйрәм көннәрендә дә без буразнада

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районга үзенең эш визитын әлеге сүзләрдән башлады. Аны майның беренче көннәрендәге сәфәрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе, элекке авыл хуҗалыгы министры Валерий Васильев, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов озатып йөрде.

Визитның максаты - бүгенге көндә кырчылыкта, аерым алганда, Көньяк-Көнчыгышта килеп туган вәзгыять белән танышу, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ягъни, чәчү кампаниясендә районнарның, хуҗалыкларның никадәр дәрәҗәдә оператив кузгалуларын, агымдагы чәчү кампаниясендә җитез хәл ителергә тиеш булган нинди проблемалы сораулар тууын ачыклау. Икенче яктан, районнарга ТР буенча авыл хуҗалыгы секторында, аерым алганда, үсемлекчелектә гомуми шартларны җиткерү, дип ассызыклады Парламент җитәкчесе. Нәтиҗәләрне гомумиләштереп, Мөхәммәтшин күргәннәренә уңай бәя бирде. "Тулаем алганда, шартлар хәвефсез: бу яхшы сакланган, имин кышлаган уҗым культуралары да, алар бүген яхшы уңышка ышаныч тудыра. Республиканың хуҗалыклар тарафыннан орлык материалын, өлешчә минераль ашлама, ягулык-майлау материалын сатып алу буенча кайбер сорауларны уңай хәл итүе, әлбәттә, аграрийлар алдында чәчү буенча мәсьәләләрне оператив чишү бурычын куярга хокук бирә", - дип сүзен тәмамлады Мөхәммәтшин, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сүз биреп.
Ведомство башлыгы "Кәрәкәшле" ҖЧҖ басуына җыелган район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына чәчү кампаниясен тиешле срокларда тәмамлау мөһимлеге турында мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге теманы ул һава шартларыннан башлады. Әхмәтов сүзләре буенча, синоптиклар 12-13 майда куәтле циклон көтелүен хәбәр итә. Шуңа күрә җирбагарлар алдына шушы срокка кадәр чәчү кампаниясенең беренче этабын - сабан культураларын чәчүне тәмамлау бурычы куела.
- Быелгы яз кебек яз сирәк: туфрактагы дым запасы оптималь - бер метрга якын, уҗым культуралары имин кышлады, әлбәттә, яңгырлар сезнең чәчү кампаниясенә берникадәр тоткарлык тудырды, шуңа да карамастан, аларны эш өчен кире шартлар дип әйтеп булмый, - дип дәвам итте министр. Ун көн эчендә 30 миллиметр дәрәҗәсендә яңгыр яуды. Бу туфракта кыйммәтле дымны сакларга мөмкинлек бирде.
Министр шулай ук чәчү эшләрен тизләтергә тәкъдим итте. Ютазылылар - оешкан, тупланган халык. Шуңа күрә чәчү кампаниясен билгеләнгән срокта тәмамлау алар өчен авыр булмас дип уйлыйм. Моның өчен чәчү мәйданнарының җитештерүчәнлеген тәүлеккә 1500 гектарга кадәр арттырырга гына кирәк, шулай ук чәчү эшләре сыйфатын да онытмау зарур, - диде ул.
Үзенең ТР Дәүләт Советы рәисенә, безнең җирбагарларга мөрәҗәгатендә министр район икътисадының авыл хуҗалыгы секторындагы кайбер күрсәткечләрне китерде. Әхмәтов билгеләп үтүенчә, үзәктән ерак булуына карамастан, безнең район тотрыклы, кешеләре эшкә сәләтле. Беренче кварталда акчалата керем, аеруча терлекчелектән алынганы, баулылыларныкы кебек, дип ул безне күршеләр белән чагыштырды.
- Ютазы районында куәтле инвесторлар юк, биредә уртак иминлеккә үз көчләре аша район җитәкчелеге белән кулга-кул тотынышып, ирешәләр. - Биредә кешеләрнең дә, табигать ресурсларының да зур потенциалы бар, аеруча туфракта. Шуңа күрә ютазылылар әлеге потенциалга тәңгәл продукция бирергә тиешләр дип уйлыйм - республика район алдында шундый бурыч куя.
Шулай ук Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өчен федераль һәм региональ дотацияләр һәм субсидияләр буенча сорауларны күтәрде, гаилә фермалары эшчәнлеге турында сүз кузгатты, райондагы үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә характеристика бирде. Күпьеллык культуралар белән эшне дә игътибарсыз калдырмады. Райондагы күпьеллык үләннәрнең 30 проценттан күбрәге инде дүрт елдан артык файдаланыла, димәк алар карт булып исәпләнә, аларны яңартырга кирәк, дип билгеләде министр. Ул терлекләр баш саны һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдә тотрыклылыкны ассызыклады. Әгәр республика буенча кайбер күрсәткечләрдә продукция җитештерү кимүе күзәтелсә, Ютазы районында сөт җитештерү 7 процентка арткан, дип басым ясады ведомство башлыгы.
Әңгәмә барышында җыелучылар кичекмәстән үк булмаса да, уңай чишүне таләп иткән сорауларны тикшерделәр. Шундыйларның берсе - "Россельхозбанк"та хуҗалыклар тарафыннан кредитлар рәсмиләштерүдә килеп туган проблемалар һәм башкалар. Моңа ачыклык кертергә вәгъдә ителде. Визитын йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер тапкыр җыелучыларга вакытында чәчүне тәмамлау, агымдагы ел икътисадына нигез салу мөһимлеге турында искәртте. Һәм барысына да иминлек, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев