Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бәйрәм тантанасы

Бүген районыбызның барлык авылларында да Бөек Җиңү көненә багышланган митинглар уза.

Шундый бәйрәм тантаналырының берсе Акбаш авылында да үтте. Авылның нәкъ уртасында урнашкан һәйкәл янына бер минутка тын калып, сугыш кырларында ятып калучыларны искә алырга дип бүгенге көндә исән калган авылның ике ветераны һәм сигез тыл хезмәтчәннәре килгән иде. Җирлек башлыгы Илгиз Миннеханов аларны сәламләп:

- Сезнең алда баш иябез, бүген без тыныч тормышта яшибез икән, без сезгә бурычлы. Гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, үзегезгә тыныч картлык телим, - диде.

Шулай ук ветераннарны район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән, башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов исеменнән "Ютазы таңы" газетасының баш мөхәррире Лилия Гәрәева да котлады. Аннары бәйрәм чәй өстәле артында узды. Акбаш мәктәбе коллективы укучылары һәм укытучылары ветераннар өчен "Кирәкми безгә сугыш" дип исемләнгән театральләштерелгән монтаж күрсәттеләр.

- Авыр сугыш еллары хәтирәләрен онытырга мөмкин түгел, әмма бүген балаларыбыз безгә чыннан дә бәйрәм ясадылар. Аларның йөзләре һәрчак шулай көләч булсын иде, илләребез тыныч, өстәлләребез сый-нигъмәттән ташып торсын, хөрмәтләвегез өчен рәхмәт сезгә, - дип үзенең күз яшьләрен яшерде тыл хезмәтчәне Саирә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев