Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Чыгарылыш-2012: хакимият белән әңгәмә

Район башлыгының мәктәпне тәмамлаучылар-медалистлар белән традицион очрашуы дүшәмбе көнне аның эш кабинетында узды.

Кичәге мәктәп укучылары белән очрашуны Рөстәм Мидхәт улы танышудан башлады. Укуда аерылып торган һәрбер медаль иясеннән, ә алар бу көнне тугыз иде, киләчәккә булган планнары турында сораштырды. Аны районның алтын яшьләре нинди югары уку йортларына барачагы, нинди һөнәрләр сайлаулары, шулай ук карьераларын һәм гомумән алганда, тормышларын кайда һәм ничек күзаллаулары кызыксындырды. Әлбәттә, район җитәкчелеге яшь белгечләрнең туган районнарына әйләнеп кайтуын, ә зур агым белән миллионер шәһәрләргә омтылмауларын хуплый. "Зур булмаган районда да яхшы яшәп, лаеклы тормышка акча эшләргә була, - дип фикер йөртә Рөстәм Мидхәт улы. - Моның өчен безнең яхшы перспективаларыбыз бар. Озакламый Әпсәләм комбинатының гипс җитештерү предприятиесенә генә йөзгә якын, «Электросоединитель" заводына - иллегә якын хезмәткәр кирәк булачак. Әлбәттә, шул ук муниципалитетка да идарә итү кадрлары җитми. Шуңа күрә зур шәһәрләрдә калырга ашкынмагыз. Монда, туган якта, зур теләк һәм ныклык белән әйбәт яшәп, уңышларга ирешергә була".
Нуриев муниципалитет адресына юнәлтелгән һәрбер теләк һәм тәкъдимне тыңлады, сорауларга җавап бирде. Монда булачак студентлар зур активлык күрсәтте. Яшьләрне бигрәк тә белем бирү сыйфаты, бистәне һәм, тулаем алганда, районны төзеклән- дерү, районны популярлаштыру, һәм, әлбәттә, ял вакытын оештыру сораулары борчый. Соңгысы яшь буынны бигрәк тә борчый, яшьләргә кичке вакытта җыелырга урын юклыгы һәркемгә билгеле. Район башлыгы моның белән ризалаша, әмма "Восток"та ябылган барның күңелсез тарихын кабатлау беркемгә дә кирәкми. "Яшьләрнең мондый күңел ачу йортларында спиртлы эчемлек- ләрне чамасыз һәм контрольсез эчүе һәм, нәтиҗә буларак, йодрык уйнату яхшыга китерми. Мәктәп укучыларына бу рәвешле күңел ачарга кирәктер дип уйламыйм", - диде Нуриев. Дөрес, район җитәкчелегендә клуб, яшьләр өчен дискотека оештыру буенча планнар бар. Ләкин әлегә бер эшмәкәр дә әлеге эш - яшьләр өчен клуб яки кафе ачу белән шөгыльләнергә җыенмый. Чөнки районда җәмәгать туклануы мәдәнияте юк һәм мондый йортны тоту икътисадый яктан максатка ярашлы булмаячак. Әлеге проблема ачык булып кала, әмма район җитәкчелеге, аның мөһимлеген аңлап, аны хәл итү юлларын эзлиячәк.
Очрашу ахырында Рөстәм Мидхәт улы медалистларга җанлы әңгәмә өчен рәхмәтен белдерде. Район башлыгы мондый сөйләшүнең күптән борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлында беренче адым булуына ышана. Мәктәпне тәмамлаучыларга ул күңелләренә хуш килгән югары уку йортына керүләрен һәм югары уңышларга ирешүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев