Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Чыгарылыш кичәсе. Мәктәп белән хушлашу

Үткән атнада район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды.

Беренче булып үзенең 12 чыгарылышчысы белән Каразирек мәктәбе хушлашты. Барлык укучылар да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар һәм өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Чыгарылышчыларны шәхсән котларга килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев тантана сәбәпчеләренә аттестатлар тапшырды һәм аларга мөстәкыйль тормышларында уңышлар теләде.
- Тормышыгызда мондый матур, якты көннәр күбрәк булсын, - диде ул. - Район квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, шуңа күрә белем багажыгызны тутырыгыз һәм туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз.
Район җитәкчелегенең теләге бер - югары уку йортларын тәмамлаган яшьләр кече ватаннарына әйләнеп кайтсыннар. Моны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов чыгышы да раслый. Ул Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең район мәдәният йортында узган чыгарылыш кичәсендә катнашты. Андрей Николаевич район киләчәге һәм аның нинди булачагы перспективалы яшьләргә бәйле булуын ассызыклады.
Шуны билгеләп үтергә кирәк, районның һәрбер мәктәбендәге чыгарылыш кичәләре, чыгарылышчыларның киемнәре кебек үк купшы, чын мәгънәсендә күркәм килеп чыкты. Алар адресына дулкынландыргыч котлау сүзләрен, изге теләкләрне район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге, мәктәп директорлары, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар һәм әти-әниләр җиткерде. Менә озак көтелгән аттестатларны тапшыру мизгелләре. Күзләрдә - шатлык һәм сагыш яшьләре... Дулкынландыргыч вальс... Яраткан мәктәпләре белән хушлашу чыгарылышчылар алдында яңа офыклар, мөстәкыйль тормышка юл ача. Аларның бу юлдан ышанычлы һәм яхшы кәеф белән баруларын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев