Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Эх, кымызы, кымызы...

"Сәүбанов" КФХның бүген үз ат абзарларында 79 ат бар, шулардан савым бияләре 16 баш тәшкил итә.

"Сәүбанов" крестьян-фермер хуҗалыгы узган елда кымыз белән дәвалау бистәсе базасында барлыкка килә. Ул вакытта хуҗалык зур булмый. Ютазы җирлегенең авыл советы белән килешү нигезендә фермер үз карамагына 22 ат - 21 бия һәм бер айгыр ала. Тузган түбәле иске ат абзарларының араннары булмый һәм алар ул вакытта күбрәк ташландык склад бүлмәләренә охшап тора.
Бүген фермер Сәүбанов уңышлы рәвештә ат абзарларын тергезгән, анда һәр атның үз урыны бар. Атларның баш саны ике айгыр, 16 савым биясе, 20 кечкенә колын, төрле яшьтәге 32 баш яшь мал исәпләнә һәм фермерның горурлыгы - чабышкы айгыр Фейрингны аерып әйтмәү дөрес булмас.
Салават Сәүбанов карамагында эшләгән коллектив зур түгел. Аның исәбендә - цех начальнигы, бөтен эшкә дә оста Фәрит Сәүбанов, баш хисапчы - фермерның уң кулы - Флера Гәрәйшина, кымыз җитештерү остасы Минзифа Хуҗина, ат караучылар Раушания Талипова һәм Фәнзилә Синәгатуллина, каравылчылар Әхәт һәм Зифа Хуҗиннар, төрле эш башкаручылар Гүзәл Синәгатуллина һәм Чулпан Исхакова. Хуҗалыкта һәркем бары бер үзенең вазифасы белән генә чикләнми, ә берничә функция башкара.
Хуҗалыкта һәр иртә бер төрле - бияләрне савудан башлана. Һәр ат та "бушка гына" үз сөтен бирәм дип тормый. Аның янында һәрвакыт колыны булырга тиеш. Әмма шунысы кызыклы, хайваннар савым вакытын алдан тоялар. Бияләрнең саву урыннарына чиратка басуларын кызысынып күзәттек. Моннан бияләр сөте кымыз җитештерү цехына китә. Биредә барысы да зур җентеклелек белән, технология таләпләрен исәпкә алып һәм эшчеләргә уңайлы булсын өчен җайга салынган. Стериль чисталык, эшне кулдан башкару. Ачыту, шешәләргә салу, штамповкалау цехларында эш кулдан башкарыла. Һәм менә ул кымыз шешәсе - эсседә сусауны баса, төрле ел фасылында хәл кертә торган һәм сәламәтлек өчен файдалы эчемлек әзер.
Эш кулдан башкарылуга карамастан, биредә ел башыннан тулаем савым 8400 литр тәшкил иткән. Әлеге санны тарага күчерсәк, бер миллион утыз мең сумнан артык суммага 16 800 шешәдән күбрәк кымыз сатылган. Кымызга ихтыяҗ зур. Аны Баулы, Азнакай, Октябрьский, Туймазы, Казан һәм безнең районның кибетләр челтерендә саталар.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Салават Солтан улы 14 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның дүртесе - сыер. сүз уңаенда, нәтиҗәләр, шулай ук куандыра. Әлеге дүрт савым сыеры узган чорда 9000 литрга якын сөт биргән, шуның 5000 литрдан артыгы сөт заводына җибәрелгән, калганы бозауларга эчертелгән.
Тәмле һәм файдалы эчемлек җитештерелгән крестьян-фермер хуҗалыгында эш шулай көйләнгән. Һәм аның киләчәге ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X