Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан тантаналы шартларда "Ветераннарга торак" Федераль программасы буенча Бәйрәкә авылында төзелгән ике йорт файдалануга тапшырылды.

Әлеге яңа йортлар ачкычларын Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әсма Гыймаевага һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Шәһит Гарифуллинга тапшыру өчен район җитәкчелеге вәкилләре килгән иде. Яңа өйләргә күченүчеләрне әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасының бер генә ел гамәлдә булмавын һәм уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
- Әлеге ике йортны файдалануга тапшыру кайбер объектив сәбәпләр аркасында май аена кадәр кичектерелде. Әмма мин йортларны эчке эшкәртү эшләре елның җылы вакытына туры килүенә шатмын. Һәм менә нәкъ 9 Май көнне без аерым рәхмәт хисләре белән әлеге җылы, уңайлы йортлар ачкычларын җирдәге тормыш өчен үз гомерләрен кызганмаган кешеләргә тапшырабыз, - дип басым ясады башкарма комитет җитәкчесе. Тантана сәбәпчеләрең - Әсма апаны һәм Шәһит аганы шулай ук "АгроМир" ҖЧҖның күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев котлады.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Гыймаева һәм Гарифуллин гомерләре буе бер урамда яшәгәннәр. Әсма Минһаҗ кызы, тол калганнан соң, үзенең каенанасы һәм каенатасы йортында яшәп кала. Нәкъ менә соңгысына ул нәсел мирасын сакларга сүз бирә, шуңа күрә иске йорт янында яңа йорт төзү турында карар кабул итә. Йорт төзеп биреп, дәүләт аның иренең фронтта һәлак булуын һәм өй туе үткәрүченең тылда - колхоз басуларында, туган хуҗалыгында фидакарь хезмәтен компенсацияли. Ә яшь егет булып 1944 елда фронтка киткән Шәһит Әгъли улы сигез елга якын армиядә хезмәт итә, туган якларына 1951 елда әйләнеп кайта һәм гомере буена - 37 ел Бәйрәкә "Сельхозтехникасы"нда хезмәт куя. Аның белән бергә иңгә иң куеп тормыш иптәше, мәктәп укытучысы Клара апа Әсәнова атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев