Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Илебез бердәмлеге өчен

4 ноябрьдә халык бердәмлеге көнен безнең күпмилләтле илебез бәйрәм итте. Ютазылылар өчен, шулай ук, бәйрәм чаралары әзерләнгән иде.

Бәйрәм көне иртәсе ютазылылар өчен район мәдәният йорты мәйданы каршында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән башланып китте. Анда, шулай ук, Ютазы районы кулланучылар җәмгыяте дә катнашты. Сатучыларның ассортиментында яшелчәләр, ит, бал, дару үләннәре, авыл хуҗалыгы продуктлары һәм күп кенә башка әйберләр дә бар иде.

Әле ярминкә тәмамланырга да өлгермәде, балалар паркында халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы митинг башланды. Ютазылыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, безнең районда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Рима Муллагалиева, шулай ук "Электросоединитель" ААҖ һәм Урыссу ГРЭСы предприятиеләреннән дә вәкилләр чыгыш ясадылар. Салкын һәм җил булуга да карамастан, күп кенә урыссулылар шарлар һәм транспарантлар белән басып тордылар. Һәркемнең күңеле күтәренке, бәйрәмчә иде. Ә бердәмлек көне бәйрәме район мәдәният йорты мәйданында күмәк күңел ачу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев