Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Исеменә охшап җитез

"АгроМир" ҖЧҖ басуларында көн яктылыгы дәвамында ашлык җыю комбайннары гөрелтесе тынмый.

Урып-җыю эшләренә җиде кыр корабы җәлеп ителгән, аның берсе быел гына сатып алынган. Шуңа күрә районда танылган авыл хуҗалыгы коллективы игенчеләренә 135 гектарга чәчелгән тритикалене җыеп алу өчен бары бер көн генә таләп ителгән. Әлеге культура фураж һәм орлык материалы өчен файдаланылачак, дип хәбәр итте җәмгыятьнең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев. Бүгенге көндә 1146 гектар мәйданны биләгән сабан арпасы да җыеп алынган.
Әгәр көннәр яхшы торса, шунда ук сабан бодае басуына күчәчәкбез, - ди хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Мәүзир Латыйпов флотча макароннарны җитез "күндереп". Сүз уңаеннан, биредә механизаторларның туклануы һәрвакыттагыча яхшы оештырылган: әбәд һәм кичке аш вакытында китерелә. Эх, җитезләр дә соң безнең комбайнчылар - эштә дә, ашта да. Уңыш шәпме соң, дигән соравыма җавапны мин инде Латыйпов заманча комбайнының кабинасына кереп утыргач кына ишетеп калдым.
- Алла боерса, шәп булыр,- дигән сүзләрне җиткерде җил. Ашлык уру техникасын яңа офыкларга юнәлтеп һәм урылмаган басулар тузанын чакырылмаган кунак-хәбәрче ягына туздырып, комбайнчы китеп барды. Маузер аткан сыман бу Мәүзир! Ни хәл итәсең, игенчегә аяз көннәрнең һәр минуты кадерле. Бурычлар җитди. Сабан бодаен гына да 3923 гектардагы мәйданның 2459 гектарыннан җыеп алырга кирәк булачак. Шуны да беләсе килә, туфракны ни белән тукландыралар икән, ул мамык кебек йомшак!
Эштә тоткарлыклар турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Комбайннар бункерыннан яңа уңышны ындыр табагына ташуда алты КамАЗ һәм бер ГАЗ-53 мәшгуль. Ындыр табагында ашлыкны чистарту
һәм киптерү корылмалары алдан әзерләнгән, кадрлар бар, ашлык складлары дезинфекцияләнгән, үлчәүләр төзек. Кыскасы, коллективта уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм моның белән райондагы тулаем уңышны арттыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Ютазы икмәге өлеше ил амбарларында да саллы булыр дип өметләнәбез.
Шатлыклы уйларны көтмәгәндә умарта кортларымы, сагызаклармы бозды: алар безне баш очында әйләнеп һәм безелдәп автомашина янына куды. Без артык тиз йөгермәскә тырыштык.
Сүз уңаеннан. Район комбайнчылары арасында Тукай исемен- дәге ҖЧҖдан 554 тонна бөртекле суктырган Айдар Батыйков, "Кәрәкәшле" ҖЧҖдан Нәфис Миңнегалимов (510 т), "Таң" ҖЧҖдан Рөстәм Абдуллин (473 т), Тукай ис. ҖЧҖдан Рәмис Хәйдәров (446 т), "Вафауллин А. А." КФХдан Сергей Винокуров (405 т) һәм "АгроМир" ҖЧҖдан Мәүзир Латыйпов (403 т) лидерлык итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев